Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аграр көллият командасы – һөнәри осталык конкурсында җиңүче

29 октябрь көнне Сарман аграр көллияте базасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы үтте. Бәйгедә 23 райондашыбыз көч сынашты.

Механизаторлар арасында көллиятнең өченче курс студенты Марсель Хыялыев беренче урынны яулады. Икенче урында - "Урожай" агрофирмасыннан Ленар Гайнанов, өченчедә - көллияттән Тимур Басорин. Савымчылар арасында "Ык" агрофирмасыннан Наталья Ждановага тиңнәр булмады. "Сәетгалиев" фермер хуҗалыгыннан Чулпан Садыйкова һәм "Туган як" агрофирмасыннан Роза Латыйпова икенче, өченче урыннарны бүлеште. "Урожай" агрофирмасыннан Алмаз Исламов эретеп ябыштыручылар арасында иң остасы дип табылды. Икенче урында - көллият студенты Рамис Ханов, өченчедә - "Мөслим элеваторы" җәмгыятеннән Наил Фәһимов. Пешекчеләр арасында гимназиядән Гөлчәчәк Нургалиева - беренче, көллиятнең өченче курс студенты Илдар Дәүләтшин - икенче, Югары Табыннан Гөлүсә Мөхәммәдишина өченче урынны алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында аграр көллият филиалы җиңүче дип табылды һәм күчмә кубокка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X