Мөслим-информ

Агачларның биокыры турында фактлар

Урманнар – сихәтлек чыганагы. Чамасын белеп, зыян салмыйча агачлардан, үсемлекләрдән файдаланырга өйрәнергә кирәк.

Имәннең егәрлеге бик көчле. Ул кешегә көч, ачык фикерләү сәләте бирә. Имән янында булу кешегә тормыш нуры, илаһи җиңеллек бирә. 

Нарат исә кешегә тыгыз, авыр биоэнергия бирә. Шул сәбәпле башы авыртучан, йөрәге сау булмаган кешеләргә нарат янында тору зыянлы булырга мөмкин. 

Сәрби куагы арасында йөрү яки аның янында утырып тору кешене рухландырып, күңелен сафландырыр. Аның егәрлеге һәр кешегә дә яхшы, ә хатын-кызларга бигрәк тә уңай тәэсир итеп, күңелен ачар. 

Әгәр чаган агачы аллеяларга, араларын 5-7 метр калдырып утыртылган булса, бик куәтле биоэнергетик боҗра эчендә калган кебек буласың. Чаган агачлары арасында йөргәндә безгә зур егәрлек килә.
 
Каен үзен яратканнарны гына ярата. Кеше аңа ихтирам белән карап, аның янында күбрәк булса, ул аңа, егәрлеген кызганмыйча, мул итеп бирә, сихәтлек китерә. Күңелең саф булмаса, каен янында йөрү ярамас. 

Миләш агачы егәрлеге һәм йогынтысы белән сәрби кебек тәэсир итәр, әмма аның биокыры кимрәк. 

Көчле биоэнергия чыганагы булырдай агачның янәшәсендә гадәттә 6 метрга кадәр башка агачлар үсми. 

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: