Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачлар су сорый

Җирлегебездә ел саен агач-куаклар утыртыла. Быел район үзәгендә генә дә 3,5 меңгә якын агач-куак утыртылган.

Мөслим лицееның 5 сыйныф укучылары “Табигатьне саклау – уртак бурычыбыз” исемле акциягә чыкты. Егет-кызлар Мөслимнең лицейга беркетелгән Банк урамында алмагачларга су сиптеләр. Балалар суны шушы урамда яшәүчеләрдән алып чыкты. Әти-әниләр дә балаларына ярдәмгә килде – цистерна белән су китерүчелә дә булды. Берочтан балалар өлкәннәргә табигатьне саклау турында буклетлар да таратты һәм чүпләрне дә җыештырды.

– Үләнне чабабыз, агачларга, таякка таянып булса да, су сиптем, – ди шушы урамда яшәүче Җәннәт апа Нуретдинова. – Агачларны утыртканнар, Алланың рәхмәте яусын!  Үсентеләрне тәрбияләү – безнең бурыч.

Тик һәркем дә Җәннәт апа кебек уйламый, күрәсең. Йорты каршында утырган агачның суга тилмерүен күрәләр югыйсә. Әллә суны кызганалар, әллә авырсыналар. Үсентеләрне суга туендыру саваплы гамәл, югыйсә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев