Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачка тимә, ул – муниципалитет милке!

Мөслимдәге Набережная, Октябрь урамнарында үсүче яшь агачлар­га зыян салганнар. Аларны район­дашларыбыз үз белдекләре белән “формалаштырып” кисеп чык­кан. Ләкин файда урынына зыян китергәннәр! Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге мөслимлеләрдән агачларга кагылма­уларын сорый.

– Халык агачларны үз белдегең белән кисүнең катгый тыелуын онытмасын иде. Чөнки капка төпләрендәге, парк- скверлардагы агачлар – муниципалитет милке. Милеккә зыян салган өчен адми­нистратив җаваплылык каралган, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комите­ты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Барлыгы 12 пирамидаль тупыл ага­чына зыян килгән. Декоратив агачлар­ны Мөслимгә Яр Чаллы шәһәренең “Бе­резка” питомнигыннан шактый зур сум­ма тотып кайтарганнар. Җирлегебездәге агачларны карауны һәм формалаштыруны “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре башкара.

– Агачны кискәнче аның кәүсәсе үсү кирәк. Утырткан агачларга тияргә яра­мый. Райондашларыбыз булышырга бик тели икән, үзләренең капка төбендәге яшь агач үсентеләренә, куакларга ва­кытында суын сибеп, җирен тырма­лап, чүп үләннәреннән арындырып тор­сыннар! Бу иң зур ярдәм булачак. Капка төпләренә чәчәкләр утыртмауны да со­рар идек. Теләсә кайда теләсә ничек утыр­тылган чәчкә-гөлләр урамнарны бер дә бизәми. Без чәчәкләрне билгеле бер ди­зайн белән, бер төрле стильдә утыртабыз, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесенең теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Утырткан агач-куакларны төбе- тамыры белән өзеп алып, я булмаса сын­дырып китүчеләр дә бар. Банк урамын­дагы куакларны йолкып, урам уртасына аткан өлкән яшьтәге апа, җәзадан коты­лыр өчен: “Чүп үләне дип утадым”, – дип җавап биргән иде. Тукай урамындагы те­плицадан туя агачларын урлаучыларның да шәхесләре ачыкланып, аларга тиешле җәза бирелде. “Кояшлы Ык” ял зонасын­дагы чәчәкләрне, казып алып, ишегалды­на алып кайтып утырткан кешеләрнең дә кем икәнлеге билгеле. Кызык та, кызганыч та: закон бозучыларның барысы да – өлкән яшьтәге кешеләр.

1 апрельдән башланган чисталык ике­айлыгына райондашларыбыз быел да ак­тив кушылды. Үзләре яшәгән йорт-ихата яннарын ялт итеп чистартып куючылар­ны күреп, күңел сөенә. Мөслимдәге Ту­кай урамында яшәүче 82 яшьлек Асия апа Фәрдиеваны (рәсемдә) күпләр өчен үрнәк итеп куярлык! Олы яшьтә булуына карама­стан, беренчеләрдән булып, ихатасын һәм койма буйларын чистартып куйды ул. Тик эштән курыкмаучылар белән беррәттән ялкаулар да очрап тора. Кыштан калган чүп-чарны җыештыру, үләнне тырмалау кирәклеген, югыйсә, әйтмәсәң дә, белеп эшләрлек бит! Яшәгән җиребезнең чиста­лыгына, төзеклегенә битараф булмаган райондашларыбыз горурлык хисләре уята. “Су эчкән коеңа төкермә” дигән мәгълүм халык мәкален истә тотып, алга таба да тирә-юнебезнең чисталыгын, матурлы­гын кайгыртып яшик!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев