Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агач утырту – изге эш

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бу көннәрдә оешма-предприятие һәм мәктәп коллективлары агач утырту буенча өмәләрдә катнаша. 

Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Бу хакыйкатьне аңлаучылар “Яшел Мөслим” проектын гамәлгә ашыруга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Шул рәвешле җирлегебездәге парк-скверларны, урамнарны яшелләндерү юнәлешендә күмәк көч белән елның-елында күләмле эшләр алып барыла. 
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов сүзләренә караганда, узган ел район үзәгендә 6 меңгә якын агач-куак үсентеләре утыртылган булган.
– Агач утырту буенча көзге сезон керде. Бу көннәрдә 500 төп юкә һәм шулкадәр үк чаган утыртылды. Тагын 500 төп нарат һәм биек булып үсүче башка агач үсентеләре утырту планлаштырыла, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Агач утырту өмәләре ноябрь аена кадәр барыр дип көтелә. Бу эшкә, елдагыча, оешма-предприятиеләр һәм мәктәп укучылары тартылган.

 

– Яшелләндерү акцияләрендә оешмабыз белән даими катнашабыз. Агачлар сулар һавабызны чистарту белән бергә тирә-юньгә ямь бирә. Ә матурлык һәрберебез өчен кирәк, – ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Алия Фазлыева. 
Агач утырту өчен көннәр дә бик матур тора. “Кояшлы Ык” ял зонасында бу җәйдә сафка баскан “Тамчы” бассейны территориясен яшелләндерүдә катнашучыларның кәефләре күтәренке. Ир-егетләр алдан билгеләнгән урыннарда чокыр казый, хатын-кызлар үсентеләр китереп тора, аларны изге теләкләрен тели-тели утыртып бара. Шунда ук су сибеп, ныклык өчен таякларга бәйләп тә куялар. 

Бер үк вакытта район үзәгендәге урамнарга алдагы елларда утыртылган агачларның корыганнарын, сынганнарын алыштыру да бара. Тузаннан, зарарлы газлардан саклау максатында Мөслим тирәли утыртылган тупыл, чаган агачларына да ревизия үткәрәләр, кирәк урыннарда яңарталар.

– Мөслим урамнарында яшелләндерү эшләре нигездә төгәлләнде. Бүгенге көндә бу җәйдә реконструкция үткәрелгән территорияләрдәге яшел зоналарга агач-куаклар утырту бара. Яңа бассейн янына 70 төп алмагач утыртылды. Яшеллекнең, матурлыкның кадерен белик. Агач-куакларны тәрбияләүгә барыбыз да өлеш кертик. Алар бит безне тузаннан, газдан, тавыштан саклый, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенең теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Баерханова.

Әлфинур Ногманова.

Ләйсән Әхмәтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев