Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Ильяс Гаеров

Күбәк урта мәктәбенең физик культура укытучы Ильяс Гаеровны авылда “алтын куллы егет” диләр.

Күбәк урта мәктәбенең физик культура укытучы Ильяс Гаеровны авылда “алтын куллы егет” диләр. Агачтан төрле эшләнмәләр ясаучы егетнең өендә дә, мунча, ихатасында да табигый материалдан ясалган әйберләр генә. Шәһәрдә үскән егет буса да, авыл тормышына бик тиз күнеккән ул. 2009 елда Күбәккә күченеп кайта, шуннан соң ныклап авылның үз кешесенә әйләнә дә куя.

– Кечкенәдән әбием тәрбиясендә үстем. Күпләр мине иске карашлы ди. Ләкин әбием биргән тәрбия, аның үгет-нәсыйхәте белән мин бик бәхетле гаилә кордым. Бабам, йөрәк өянәге кичереп, бакыйлыкка күчкәч, әбием берүзе калды. Мин ике дә уйламый аның янына кайттым. Кечкенәдән мине яратып үстергән әбиемне ялгызын гына калдырасым килмәде, – ди Ильяс.

Бу вакытта инде ул Самара өлкәсенең Кряж бистәсендә хәрби хезмәт үтеп кайткан була. Армиягә киткәнче Әлмәтнең физик культура техникумын тәмамлаган егет авылга кайткач баштагы мәлне мәктәпкә кочегар булып урнаша. Бераздан аны физик культура укытучысы итеп билгелиләр. Балалар белән бик тиз уртак тел тапкан укытучы, аларны физик яктан чыныктырып, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтеп кенә калмый, агачтан төрле эшләнмәләр ясау серләрен дә төшендерә.

– Агач дөньясы – искиткеч. Аннан эшләнгән әйберләрнең үзгә бер исе, үзгә бер көче бар. Мин нарат агачына өстенлек бирәм. Әйберләрне дә фәкать шул агачтан гына ясыйм. Бу эшкә мәхәббәт әтиемнән күчкән. Ул да агач белән мәш килә. Эш процессы күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә. Прессланган опилка, агач эшкәртүдән калган чүпне келәйләп ясалган ДВП материалларыннан эшләнгән такталар экологик яктан чиста була алмый. Әбиемнең өен дә нарат вагонка белән тышладым. Яшәгән йортыбыз да тулысынча агачтан. Мондый өйнең һавасы да икенче, – ди героебыз.

Башка малайлар кебек, Ильяс та мәктәптә укыганда хезмәт дәресләрендә әнисенә бәрәңге төю өчен тукмак, ипи кисү тактасы, карандашлар өчен тартма ясап сөендергән. Улы “җан өргән” әлеге әйберләрне Гөлшат апа һаман саклый әле.

– Кешене мәҗбүр итеп шигырь дә яздырып булмый, моң булмаса, кеше җырлый алмый. Кулың ятмаса – бер эшне дә башкарып булмый. Ильясның агач эшенә сәләтен кечкенәдән күреп алдык. Әтисе белән гел бергә нәрсәдер ясыйлар, ваталар-төзәтәләр иде. Гаиләдә Ильяс бердәнбер бала. Әбисе янына кайтып китүе көтмәгәндә булды. Миңа да әнием дип әйтми, әбисен “әбием” ди улым. Өлкәннәргә бик игътибарлы. Аның ясалган эшләнмәләре белән бик горурланам. Иң беренче үзләренә кухня гарнитуры ясады. Өч атналап вакыт узгандыр, безгә һәм кода-кодагыйларга да ясап бирде. Шул шкафларны ачып япкан саен улымның кулларының җылысын тойгандай булам, – ди Гөлшат апа.

Танылган мебель осталарыннан бер дә ким түгел Ильсның җиһазлары! Җәелмәле табуретка-урындыклар, фоторамнар, көзге өчен кысалар, гөл утырту өчен тумбалар, инкубаторларга кадәр агачтан ясаган.

– Әтисенең кулы эш белгәч, биш яшьлек кызыбыз Гүзәлгә дә “өй эше”н еш бирәләр. Балалар бакчасына сыерчык оясы, кошлар өчен җимлек, “Курочка Ряба” әкияте өчен агачтан әкият персонажларын ясап илттек. Ильясымның эшләгән вакытын күзәтеп утырырга яратам. Бирелеп, бар дөньясын онытып эшли ул, – ди тормыш иптәше Рүзилә.

Агач чималын Ильяс төзелеш кибетләреннән сатып ала. Эшләү ысулларын, яңа җиһаз ясау өчен нинди эш кораллары кирәклеген интернет челтәреннән дә “белешә”. Алга таба йокы гарнитуры, балалар кровате ясарга дигән нияте барлыгын да әйтте. Остадан эш куркып тора, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Райондашыбыз нәрсәгә генә тотынса да, аны матур һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга. Моны ул ясаган агач эшләнмәләре үзләре дә сөйли!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X