Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Афәрин егет" Алмаз Мирзаянов һәм ул оештырган бәйрәм турында

Ничә көннәр, айлар җыелып килгән аруны "Афәрин кеше" ярдәме белән тараттым. Интернет челтәренә шулай дип пост язып куйган идем. Әлеге язмамны да, шушы сүзләр белән башлыйм әле. Интернет киңлекләрендә "Бүләр куыгы дусларын җыя" дигән афишага юлыгырга мөмкин иде. Газетада да әлеге исем астында белдерүләр басылып чыкты. Менә хәзер ул чараның...

Ничә көннәр, айлар җыелып килгән аруны "Афәрин кеше" ярдәме белән тараттым. Интернет челтәренә шулай дип пост язып куйган идем. Әлеге язмамны да, шушы сүзләр белән башлыйм әле.

Интернет киңлекләрендә "Бүләр куыгы дусларын җыя" дигән афишага юлыгырга мөмкин иде. Газетада да әлеге исем астында белдерүләр басылып чыкты. Менә хәзер ул чараның җимешләрен татыйбыз.

Тат.Бүләр авылы, чыннан да, "куык"ларга бай як. Мактанчыклар ягы дип уйлый күрмәгез. Киресенчә, мактарлык, горурланып, сокланып сөйләрлек кешеләре, Аллага шөкер, бихисап! Шуларның берсе - яшь, дәрте, көче ташып торучы, Татарстанны гына түгел, бөтен Рәсәйне шаулатучы, оста алып баручы егетебез - Алмаз Мирзаянов.

6 август көнне Мөслим районы Тат.Бүләр авылында Алмаз Мирзаянов һәм авылыбызның мәдәният йорты "министры" Римма Хөснимәрдәнова берлегендә зур сабантуй оештырылды. Әлбәттә, башлап йөрүче, командир Алмаз үзе булды. Казаннан иң текә, абруйлы, халык күңелен яулаган артистлар белән кайтып, барлык кунакларга, тамашачыларга зур бәйрәм оештырдылар. Билгеле, бу - Алмазның авылда беренче оештырган бәйрәме түгел. Моңа кадәр ул, концертлар белән кайтып, халык күңелен күтәрде, яшьләр көнен уздырды. Ә быел кемнәр бәйрәмне гөрләтте соң? Менә алар: Алсу-Азат Фазлыевлар, Миләүшә-Рөстәм Идиятовлар, Алия-Илнур Сәхбетдиновлар, Илсөя Бәдретдинова, Эльвира Хамматова, Алинә Сафиуллина, Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Аиша, Гөлсу Ганиуллина, Рифат Зарипов һәм аның иҗат төркеме, Раил Гиззәтуллин, Илдар Ямалиев, Ринас Әхмәтов, Римма Никитина, "Бөтерчекләр" бию коллективы. Артистлар башта сөлгеләр белән бизәлгән атта, гармун тавышына өздереп җырлап, мәйдан әйләнде. Тагын бер күңелле мизгел: Илсөя Бәдретдинова мәйданга тимер атта - мотоциклда керде.

Бәйрәм кунаклары Лениногорск районы Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова һәм Лаеш муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев иде. Бәйрәм дәвамында Алмазга Лаеш районы мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты да тапшырылды. Бу көнне Алмаз Мирзаяновны белгән барлык якыннары, дуслары, туган көне белән котлап, изге теләкләргә, истәлекле бүләкләргә күмде. Алмаз исә, әлеге бәйрәмнән кергән матди ярдәмне балалар йортына тапшыруын әйтте. Авылыбыз клубына Алмаз радиомикрофоннар бүләк итте. Афәрин, Алмаз! Изге гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Әлеге бәйрәмне оештыруның төп максаты - туганлык җепләрен ныгыту, нәсел-нәсәбеңне барлау булды. Алмаз үзенең Мирзаяновлар нәселен өйрәнүе белән үрнәк күрсәтеп, барлык яшьләрне әлеге изге гамәлгә өндәде! Авыл халкы, кунаклар, җылы кояш нурларында рәхәтләнеп биеп-җырлап, бергәләп күңел ачты. Халык, чират торып, артистлар белән фотога төште, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде, тәм-томнар белән сату оештырылды.

Без, барлык авылдашлар, кунаклар исеменнән Алмазга, аның әти-әнисенә, туганнарына, сүзен тыңлап кайткан һәрбер артистка, мәдәният йорты җитәкчесе Римма апага һәм аның гаиләсенә, шулай ук бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә тирән ихтирам белән эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез!

Әлеге бәйрәмне традициягә кертү дә тәкъдим ителде. Хәзер түземсезлек белән Бүләр куыгының янәдән дусларын җыюын көтеп калабыз! Эльвина Нәҗипова.

Мөслим-Тат.Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев