Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Африка чумасы дуңгызларны сагалый

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру.

Бүгенге көндә әлеге авыру буенча 30 чыганак карантинда, шул исәптән аларның 15е - Самара өлкәсендә, 3се - Түбән Новгородта. Бу афәт безнең республикага да килеп җитмәс дип беркем ышандыра алмый, чөнки Самара өлкәсе Чирмешән белән Нурлат районнарыннан 100 километр ераклыкта гына. Самара өлкәсендә авыру таралуның төп сәбәпләре – дуңгыз тотучыларның африка чумасын профилактикалау буенча тиешле чараларны үтәмәве һәм кыргый кабаннар арасында вирус булу. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү мөһимлеге, дуңгызларны ябык биналарда гына асрарга рөхсәт ителүе, аларның иркендә йөрүенә юл куярга ярамавы турында кисәтә.

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Аның белән дуңгызлар һәм кабаннар чирли. Кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Физик һәм химик йогынтыга чиктән тыш нык булган вирус дуңгызларда африка чумасын таратучы булып тора, ул термик эшкәртү ясалмаган дуңгыз итеннән әзерләнгән азык-төлектә саклана. Республика ветеринария хезмәте африка чумасын кисәтү буенча мөһим чараларны үткәрә, халык һәм эшмәкәрләр белән әңгәмәләр уздырыла, белешмәлекләр таратыла. Әмма, шуңа да карамастан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Дуңгызларны асрау кагыйдәләре турында" боерыгын үтәмәүчеләр дә бар. Гражданнар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан дуңгызларны тулысынча ябык биналарда гына асрауга күчү сорала.

Район ветеринария берләшмәсе.

Фото - Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев