Әфганчылар көне быел да зурлап билгеләп үтеләчәк
Бүгенге көндә җирлегебездә 52 әфганчы гомер кичерә. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга быел - 26 ел. Шул уңайдан 13 нче февраль көнне район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг узачак.
Анда район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, локаль сугышта катнашучылар, оешма-предприятиеләр, аграр колледж һәм мәктәп укучылары, җәмәгать оешмалары катнашачак. Митинг 9.00 сәгатьтә башлана. Бу көнне, традиция буларак, авыл җирлекләрендәге әфганчылар каберләренә чәчәкләр салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев