Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адвокат кем ул?

Адвокат – статуска ия, адвокат эшчәнлеге кысаларында һөнәри нигездә юридик ярдәм күрсәтүче зат. Нәкъ менә адвокатура кешенең үз хокукларын, иреген суд аша яклауга һәм квалификацияле юридик ярдәм алуга булган хокукларын тормышка ашыра. 

Хокукый проблема килеп тугач, без аны мөстәкыйль хәл итәргә тырышабыз. Юлын тапмагач, белгечләргә мөрәҗәгать итәбез. Районда юридик хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр күбәйде. Юридик сорауны чишәргә безгә кем ярдәм итә ала соң? Эшмәкәрләрме яисә адвокатмы? Адвокат кем соң ул? Адвокат һәм шәхси практика алып баручы юрист арасында нинди аерма бар? Әлеге сорауларга 30 елдан артык юридик стажы булган (шуның 15 елы – адвокат эшчәнлеге) ТР Адвокатлар коллегиясе әгъзасы, ТР Адвокатлар палатасының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе Мөнәвир Габдрахманов җавап бирә. 
– Адвокат – статуска ия, адвокат эшчәнлеге кысаларында һөнәри нигездә юридик ярдәм күрсәтүче зат. Нәкъ менә адвокатура кешенең үз хокукларын, иреген суд аша яклауга һәм квалификацияле юридик ярдәм алуга булган хокукларын тормышка ашыра. 
Шәхси эшмәкәрләр-нең юридик эш алып баруы Россия Федерациясендә бер генә законда да каралмаган. Алар дөрес эшләмәгән очракта, бер законда да аларның җаваплылыклары турында язылмаган. Алар арасында юридик белеме һәм юридик эшләр буенча тәҗрибәләре булмаганнары да бик күп. Алар өстеннән зарланып, адвокатлар палатасына дәгъва биреп булмый. ТР Адвокатлар палатасы алар өстеннән күзәтчелек итми. Адвокатлар РФ Адвокатура һәм адвокат шөгыльләре турында закон нигезендә эшлиләр. Адвокат булу өчен иң беренче чиратта югары юридик белем, 2 елдан да ким булмаган юридик стаж булуы шарт. Адвокат булырга теләгән кеше иң беренче чиратта Адвокатлар палатасында имтихан тота. Аңа адвокат статусы бирелә. Югары юстиция идарәсе тарафыннан таныклык тапшырыла. Аларның эшчәнлеге өстеннән ТР Адвокатлар палатасы күзәтчелек итә. Ул дөрес эшләмәгән һәр эше өчен закон каршында җавап бирә. 
Барлык адвокатлар да юридик белемгә ия булырга тиеш. Бу – бик мөһим. Районда юридик хезмәт күрсәтүче шактый шәхси эшмәкәрләрнең хәтта юридик белемнәре дә юк. Адвокат барлык мөмкин булган эшләр буенча да клиент мәнфәгатьләрен яклый ала, шәхси эшчәнлек алып баручы юристның вәкаләтләре чикләнгән. 
Шәхси эшчәнлек белән шөгыльләнүче юрист “адвокат иммунитетына“ ия түгел. Адвокат эшчәнлеге белән бары тик адвокатлар гына шөгыльләнә ала. Адвокат статусы алу өчен квалификация имтиханы тапшырырга, ант бирергә кирәк. Шуннан соң адвокат турындагы мәгълүмат РФ субъектының адвокатлар реестрына кертелә. Аны, шулай ук адвокатлар палатасы сайтын һәркем карый ала. 
Адвокат “шаһит иммунитетына” ия, аңа шулай ук “адвокат сере” дигән төшенчә дә кагыла. Адвокат әлеге серне сакларга бурычлы. Ягъни юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле адвокатка җиткерелгән барлык мәгълүматлар һәм тапшырылган барлык документлар дәүләт сагы астында. Хокук органнары һәм судлар ышаныч күрсәтүчедән булган шартлар буенча адвокаттан сорау ала һәм документларны тартып ала алмый. “Адвокат сере” булган документларны адвокаттан суд карары белән дә алып булмый. Бу таләпләр шәхси юристларга кагылмый. Адвокат исбатлаулар җыю буенча үзе тикшерү үткәрергә хокуклы. 
Күпләр юрист яисә адвокатка иң ахыргы чиктә генә мөрәҗәгать итә. Адвокат консультациясен үз вакытында алсаң, байтак проблемаларны читләп үтәргә була. Гаилә адвокаты сезне кызыксындырган барлык сорауларны хәл итә ала. Адвокатка, ышаныч кәгазенә кул куеп, сезнең тулы хокуклы вәкилегез булуны һәм атнаның, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сезгә юридик ярдәм күрсәтүне йөклисез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X