Абсолют чемпион билгеле
Бүген, 6 март көнне XXXI кышкы спартакиаданың соңгы уены, Супер финал ярышлары булып узды.
Бүген, 6 март көнне XXXI кышкы спартакиаданың соңгы уены, Супер финал ярышлары булып узды. Супер финалда финал ярышларында беренче урын яулаган - мәктәпләр командасы һәм Түбән Табын авыл җирлеге көч сынашты.
Көн дәвамында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында канат тарту, биатлон, итек футболы, шорт-трек ярышлары булды. Уенның нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде. Быел Мөслим муниципаль районында XXXI кышкы спартакиаданың абсолют җиңүчесе итеп Мәктәпләрнең җыелма командасы игьлан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев