Мөслим-информ

Абруй күтәрү – таш күтәрү генә түгел ул!

Укытучыга нигә хөрмәт юк? Югалган абруйны ничек кайтарырга?

Укытучы, тәрбияче, галим, гыйлем бирүче. Бу сүзләрнең асылында искиткеч зур мәгънә ята. Һәркем дә укытучы була алмый, чөнки бу профессияне сайлаган кеше 70 төрле генә түгел, 1070 төрле һөнәр белергә тиеш. Укытучы ул – астролог та, психолог та, физик та, әти дә, әни дә, табиб та һәм тагын әллә кемнәр шунда. Чөнки аңа бик зур бурычлар йөкләнгән. 
Абруен югалтканның башка 
югалтыр әйберсе юк... 
Публилий Сир 
Укытучыга карата фикерләр төрле: яхшылары бар, начарлары, хәтта битарафлары да бар. “Укытучы да булдымы кеше, – ди үз гомерендә бала табып, бала багып карамаган бер ханым. – Башка уку йортларына керә алмаганнар китә инде “пед”ка (пединститутны әйтүе). Җайлы бит: акчасы күп, урыны җылы, тир түгеп, бил бөгеп интегәсе юк”, – ди апакай. Үзе исә – унынчы сыйныфны тәмамлаганнан бирле мәктәп бусагасын атлап, андагы хикмәтләрне күрү түгел, күз алдына да китереп карамаган кеше (мин аның билгеле бер эш урынында эшләгәнен дә белмим). 
– Апа җаным, сез үзегез кайда эшлисез соң? 
– Мин пенсиягә чыгам инде, югары белемем бар. Бер эшмәкәрдә каз ите төрәбез, байларга сату өчен. Әле үзең дә шунда эшкә килмәгәең, балалар бетә, мәктәп тә бетә (мыскыллап, башын күккә чөеп, кычкырып көлә). 
– Күрәм, сез мәктәп беткәнгә бик нык шатланасыз, укытучыларны бер дә сөймисез бугай. 
– Сөймим генә түгел, күрә алмыйм мин укытучыларны. Балаларым булса, сезнең мәктәптә укытмас идем. 
– Алай икән, – дидем дә, беренче булып бәхәстән туктаган кеше – акыллы кеше, дигән мәкальне искә төшереп, башымны икенче якка бордым. Ә ханым, аты-юлы белән сүгенеп, һаман да укытучыларны хурлавын дәвам итте. 
Бик нык төшенкелеккә бирелдем: шулкадәр начар кешеләр икән бит без – укытучылар! Җаның-тәнең биреп, балаларга белем бирергә, тәрбия кылырга тырышасың, ә ниндидер бер “югары белемле” түбәнчел кеше синең хакта яман сүзләр сөйли. Укытуы – бер хәл, төннәрен уянып, укучыларыңның шатлыкларына сөенеп, кайгыларына борчылып ятуларны да уйласаң, тир түгеп, бил бөгеп эшләвең, бәлки, яхшырактыр. “Кайда син юк – шунда рәхәт” дигәннәре дөрес инде. 
Бер малайдан: “Үскәч кем буласың?” – дип сорагач: “Җәй көне – укытучы, кыш көне – агроном”, – дип җавап кайтарган, ди. Җәй көне дә эшнең беткәне юк шул укытучыларга: урамнан чүп җыю, сабан туе мәйданын бәйрәмгә әзерләү, бәйрәмне уздыру, чишмә буендагы, юл читләрендәге үләннәрне чабу, йорт саен кереп, үзара салым акчасы җыю – барысы да безнең эш. Ә “югары белемле” түтәйләребез шул чиста урамнарда безне хурлап йөриләр, елмая-елмая, бәйрәмгә баралар. 
Элек тә укытучылар бүрәнәнең юан башын күтәргән: урагын да урган, бәрәңгесен дә җыйган, эштән соң барып сыерын да сауган, концертын да куйган. Шулай да аларның дәрәҗәсе югары, абруйлары иң биек ноктада булган. Чөнки укытучыны һәркем хөрмәт иткән, ул һәркем өчен ихтирамга лаек кеше булган. Ә хәзер бала начар укыса да укытучы гаепле, урлашса да – укытучы өйрәтмәгән, тәртип бозса да – мәктәп дөрес тәрбия бирмәгән. Безгә нишләргә соң? Без, укытучылар, ике яр арасында калган көймә кебек, уңга-сулга чайкалабыз. Безнең бурыч: чайкалып утыру түгел, бар көчне биреп, агымга каршы йөзәргә кирәк. “Минем дәрәҗәм – минем тормышым, икесе дә бер тамырдан үсә. Дәрәҗәмне алсагыз, тормышым да бетә”, – дип язган инглиз шагыйре Уильям Шекспир. Йөзгә пычрак атучылар җитәрлек, ләкин түзәргә кирәк. 
Бар кеше дә бер төсле уйламый, яхшылары да бар. Хезмәтебезне уңай бәяләп, рәхмәт әйтүчеләре дә күп, Аллага шөкер. “Хөрмәтле укытучылар, мин сезнең алдыгызда баш иям, мин сезнең күкрәкләрегезгә генә түгел, аркаларыгызга да орден-медальләр тагар идем. Без, әти-әниләр, үз балаларыбызны тыңлата, дөрес тәрбия бирә алмыйбыз, ә сез – алиһәләр, шуларны туры юлга кертәсез. Бик зур рәхмәт сезгә!” Күзгә яшьләр тыгыла, ирексездән, карашлар читкә борыла, яшь аралаш елмаерга туры килә. Яхшы сүзгә дә түзәргә кирәк, начар сүзләрне дә кабул итә белергә кирәк. “Бирешмә, дәрәҗәңне төшермә, горур тор, яңадан еларсың!” – ди йөрәк. Елаган чаклар да аз түгел. Башкалар тәмле төшләр күреп, мес-мес йоклап ятканда, укытучының авырып киткән яисә теманы аңламыйча, “3”ле алган укучысы өчен борчылып яткан төннәре аз түгел. 
Мәктәбебез зур түгел, биш укучы гына белем ала. Шуңа карамастан мәктәптә республика дәрәҗәсендәге чаралар еш уза. Мәктәпкәчә яшьтәге тугыз балабыз бар. Ә балаларның һәм укытучы-тәрбиячеләрнең конкурсларда җиңгән грамота-дипломнарының иге-чиге юк. Абруй, дәрәҗә күтәрү өчен әллә ни күп кирәкми: тырышып эшләргә, укучыларга төпле белем бирергә кирәк. Мәктәпне тәмамлап, авылдан чыгып киткәннән соң укучыларың: “Исәнмесез, апа! Хәлләрегез ничек?” – дип, кул биреп күрешсә, бу зур дәрәҗәгә ия булуыңны раслый. 
Абруй ул – бер чиләк су да, бер капчык он да, чокыр төбендә яткан зур таш та түгел. Аны күтәрергә баһадир көче дә, тылсымлы таяклар да кирәкми. Абруең күтәрелсен дисәң, акыл белән идарә итә белергә кирәк. Акыллы кеше – ярты бәхетле кеше ул! Ә бәхет төшенчәсенә бик күп нәрсәләр керә… 

Миләүшә Хәсәнова. 
Вәрәшбаш.

Фото – М.Хәсәнованың шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: