Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аборт ясатыргамы, юкмы?

Светлана Медведева җитәкләгән социаль-мәдәни инициативалар фонды 9-15 июль көннәрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә "Миңа гомер бүләк ит!" дигән исем астында йөклелекне өзүгә каршы акция үткәрде.

Без йөкле хатын-кызларга соклану катыш гаҗәпләнү белән карыйбыз. Якты дөньяга бала тудыру - зур батырлык бит ул! Бүген, киресенчә, бала табуга караганда аны тудырмау, карында чакта юк итү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Чәчләренә чал кунган өлкәннәр дә: "Ике балаң булдымы, өченчесен таба күрмә, берүк", - дип, киңәш бирә. Күбебез карындагы бала гомерен өзү кеше үтерүгә тиң зур гөнаһ икәнен дә белә. Аклану өчен гаепне заман авырлыгына сылтыйбыз. Ә өлкән буын авыр заманда, ачлык елларында да курыкмыйча дистәләп бала тапкан, тәрбияләгән.

Яшәеш алга таба бара. Хәзерге яшьләр дә, безнең аң-белем дә күбрәк эмансипацияләшә. ана дигән төшенчә, өй-гаилә иминлеге алай ук кирәк түгел дип санаган кешеләр дә күбәя. Карьера һәм матди җитешлек безнең әхлак нормаларын жиңеп бара. Белемебез дә бар, югыйсә, тик нигәдер күп кенә хатын-кызларыбыз йөклелекне өзүнең никадәр авыр икәнен һәм нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлап бетерми.

Бүген медицинада бала төшерүнең төрле алымнары бар: кыру (операция), вакуумаспирация һәм медикаментоз төрләр. Бу алымнарның һәрберсе организмга тискәре йогынты ясый. Авырга узу белән хатын-кызның организмында үзгәрешләр башлана, ул баланы күтәрергә әзерләнә башлый. Ә инде бала төшерү, ничек кенә яхшы башкарылмасын, организм өчен бик көчле стресс булып тора.

Йөклелекне өзүнең ике төрле зыянлы нөтиҗәсе бар: иртә һәм соңгы. Иртә нәтиҗә, йөклелекне өзгәннән соң, тиз арада килеп чыга, ә соңгы дигәне берничә айдан, хәтта елдан соң да үзен сиздерергә, хатын-кызга уйламыйча эшләгән хаталарын кат-кат искә төшереп торырга мөмкин.

Яңадан авырга уза алмау - йөклелекне өзүнең иң аянычлы нәтиҗәләренең берсе. Шулай ук җенси органнарның ялкынсынуы, гормональ үзгәрешләр, йөклелекнең авыр узуы, яралгының аналык җиңсәсенә урнашуы, бала төшү, яман шеш авыруы барлыкка килу куркынычы туа.

Йөклелекне төшерү операциясеннән соң, аналыкта микроҗәрәхәтләр, җөйләр кала. Шул сәбәпле кан йөрү начарая. Кабат балага узгач, яралгы кирәкле матдәләрне тиешенчә ала алмый һәм балада төрле зәгыйфьлекләр, бала төшүләр, вакытыннан алда бала тудырулар арта.

Җенси тормышта да проблемалар барлыкка килә. Хатын-кыз җенси якынлыкның рәхәтен югалта, җенси салкынлык барлыкка килә. Болар барысы да - гаилә тормышы бозылуга алып баручы сәбәпләр.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Саклану чараларытурында онытмагыз. Моның өчен табибка мөрәжәгать итегез. Ул сезгә нинди юл белән сакланырга кирәклеген аңлатып бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев