Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Абдуллиннар гаиләсенең сәхрәгә тиң гөлбакчасы

Мөслимебез көннән көн матурлана, төзекләнә. Шушы матурлыкка хозурланып мөслимлелеләр, авыл җирлекләрендә яшәгән райондашларыбыз шәхси йортларында, өй алларында матурлык ясыйлар. Хәзер кайбер ишегалларына керсәң, үзеңне ниндидер чит илдә, чәчәккә күмелгән сәхрәдә кебек хис итәсең. Мөслим авылында, Авзалов урамының 46 йортында, менә шундый чәчәккә күмелгән бакча бар. Шушы йортта яшәүче Абдуллиннар гаиләсе...

Йортның хуҗабикәсе Рушания ханым менә инде 3 ел чәчәк үстерү белән мавыга.Пластик шешәләрдән төрле хайваннарны ясап бакчасына урнаштыра. Бу эштә аңа иң зур ярдәмчесе - кызлары Миләүшә һәм Язилә. Раушания ханымның тормыш иптәше Рамил әфәнде дә гаиләсенең бу шөгылен хуплый. "Эш көнненән соң шушы матурлыкка кайтып керүләре ни тора", - ди ул. Әйе, кеше күңеле һәрвакыт матурлыкка омтыла, үз җирлегебездә, йортларыбызда матурлык тудыру берни тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев