Мөслим-информ

90 яшьлек юбиляр котлаулар кабул итте

Сал. Мухан авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Вәлиева Нәсимә Гайнулла кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Нәсимә апага РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, шәлъяулык бүләк итте. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм Метрәй авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйлфанов та, юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: