Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 сентябрь - Бөтендөнья матурлык көне. Матурлык тудыручы мөслимлеләр турында

Матурлыкны күрә белгән кеше аның гомерен озайту өчен барысын да эшли. Мөслимдә гомер итүче Митальда Апсаттарова да үзе яшәгән йорт тирәсендә чәчәкләрдән гүзәллек патшалыгы ясаган. Күпфатирлы йортта яши ул. Үз ихатасы белән яшәүчеләр бу кадәр хезмәт куя микән?! 2014 елдан бирле Кооператив урамындагы 170 б йортында яшим. Күчкәч тә йорт...

Матурлыкны күрә белгән кеше аның гомерен озайту өчен барысын да эшли. Мөслимдә гомер итүче Митальда Апсаттарова да үзе яшәгән йорт тирәсендә чәчәкләрдән гүзәллек патшалыгы ясаган. Күпфатирлы йортта яши ул. Үз ихатасы белән яшәүчеләр бу кадәр хезмәт куя микән?!

2014 елдан бирле Кооператив урамындагы 170 б йортында яшим. Күчкәч тә йорт алдына чәчәкләр утырта башладым. Чөнки алардан көч, илһам алам. Яратып тәрбиялим, сөеп үстерәм. Көненә йөзәр чиләк су кирәк әлеге чәчәкләр өчен. Күрше йортта гомер итүчеләр дә, "чәчкәләрнең савабын аласың", дип сокланып китә, - ди Митальда апа. Хактан да, чәчкәләрнең рәхмәтен аладыр ул. Иске машина тәгәрмәчләре эченә утыртылган кашкарыйлар да, йорт тирәли үскән кыңгырау чәчәкләре, петуния, лилияләр дә бу тирәлектә яшәүчеләрне җәй дәвамында үзләренең матурлыгы белән иркәли. Иске ботинкаларга да җан өргән Митальда апа. Алар эченнән үсеп чыккан чәчәкләр чын сәнгать әсәрен хәтерләтә.

- Бөтен кеше дә ма турлыкны күрә, аңлый дип булмый әле. Кайберәүләргә мин утырткан чәчәкләр ошап та бетми. Түтәлләр өстенә таш атып, чуерташ белән каплап куючылар да, җылынырга куйган сулы чиләкләрне түгеп китүчеләр дә, шул сулар белән машиналарын юучылар да бар. Чәчкәләрнең рәнҗеше кешенекеннән дә ныграк төшә, - дип, ваемсызларга үпкәсен дә белдерде Митальда апа.

Тормышта төрле кеше бар шул. Кеше рәнҗешеннән курыкмаганнар син тудырган матурлыкны күрергә сәләтле була аламы соң инде?! Зур тырышлык, кабатланмас идеяләр белән тудырылган әкияти матурлык һәркемгә яхшы кәеф бүләк итәргә сәләтле югыйсә. Матурлык күзләрне иркәләп кенә калмый, дөньяны коткара. Моны берәү дә инкарь итә алмас. Кооператив урамындагы 229 нчы санлы күпфатирлы йортта гомер итүче Фирая Зәйнуллина белән Наил Дәминов та йорт ишегалдын матурлык патшалыгы иткәннәр. Учак формасында үстерелгән гөлләр дә, шарлавык кебек эшләнгән чәчәкләр композициясе дә күзләрне иркәли. Бирегә килеп фотога төшүчеләр дә, яшь балалары белән нәкъ шушы урынга прогулкага килүче әниләр дә әз түгел.

- "Мөслим" идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова тәкъдиме белән башлап җибәрдек бу эшне. Гөлшат үзе дә үстерешә чәчәкләрне. Инде ике ел дәвамында йорт ишегалды гөлләргә күмелеп утыра. Күпфатирлы йорт территорияләрен матурлау, төзекләндерү программасы быел гына гамәлгә керсә дә, без эшне алдан ук башладык. Матурлыкка сокланып узган райондашларыбыз - безнең эшкә иң зур бәя, - ди Фирая Зәйнуллина.

Фирая апаның тормыш иптәше Наил абый узган ел әлеге территориягә чия агачлары да утырткан булган. Хәләле белән бергәләп чәчәкләргә су сибү генә түгел, гөлләр белән сөйләшә, серләшә дә ул. "Аларның үз теле бар. Матурлыкны яраткан кеше беркайчан да әлеге нәфис җан ияләренә кул сузмас", - ди Наил абый.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев