Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 май көнне кайбер урамнар автотранспорт өчен ябылачак

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү планы нигезендә 9 май көне район үзәгенең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

Иртәнге сәгать 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Колхоз урамының Банк урамы белән кисешкән өлешеннән Тукай урамына кадәр өлешендә һәм Тукай урамында Колхоз урамыннан Пушкин урамына кадәр өлештә транспорт хәрәкәте туктатыла. Тукай урамының Пушкин урамы белән кисешкән өлешеннән Урожайная урамына кадәр өлеше дә транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Бу көнне локаль сугыш ветераннары, яшь армиячеләр парады оешма-предприятиеләр, гомуми белем бирү учреждениеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән берлектә Тукай, Пушкин, Урожайная урамнары аша үтеп, "Яшьлек" спорт комплексына юл тотачак. Шуңа бәйле мөмкинлеге булганнарга "Яшьлек" спорт комплексында узачак бәйрәм чараларына җәяүләп килергә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама