Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 мең 77 тонна сөт, 4 мең 187 тонна ит җитештерелгән

Барлык таләпләргә туры китереп эш алып барганда терлекчелек - ел әйләнәсе табыш китерүче тармак. Районыбыз хуҗалыкларында 12 мең 242 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4 мең 700 савым сыеры исәпләнә. Агымдагы елның тугыз аенда 13 мең 77 тонна сөт (узган елгы күрсәткечкә карата - 102%,), 4 мең 187 тонна...

Әлеге күрсәткечләр артында алны-ялны белми, фидакарьләрчә эшләүче терлекчеләребезнең тырышлыгы ята. "Туган як" агрофирмасыннан - Лилия Харисова, Ләйсән Биктаһирова, "Исламов" фермер хужалыгыннан - Фәнзилә Сәлахова, җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп "Урожай" җәмгыятеннән - Суфия Миргалиева, Рузалия Шәмитова, җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп "Ык" җәмгыятеннән Гөлнара Алекберова, Ольга Спиридонова - савымчылар арасында алдынгылар. Сыерлардан мул сөт алыйм дисәң, малларны барлык технологик таләпләргә туры китереп тәрбияләргә кирәк. Әлеге вазыйфа хуҗалыкта эшләүче көтүчеләребез җилкәсендә. "Туган як" агрофирмасыннан Фидаил Мәгъсүмов, "Урожай" агрофирмасыннан Радик Шәйдуллин, Алексей Илизаров - эшләрен җиренә җиткереп үтәүчеләрдән.

Ит җитештерүгә килгәндә, "Исламов" хуҗалыгыннан Илнар Мөгалимов, "Туган як" агрофирмасының Югары Табын бүлекчәсеннән Әлфис Бухарин, "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсеннән Ренат Шәмсиевнең хезмәте мактауга лаек. Алар караган терлекләр тәүлегенә уртача 980-1100 грамм үсеш бирә.

Сыйфатлы үрчем алу - терлекчелек тармагының киләчәге. Агымдагы елның тугыз аенда район буенча 3543 бозау алынды, шуның 2662 се - сыерлардан, 881е - таналардан алынган бозаулар. "Туган як" агрофирмасында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 121 баш, "Ык" агрофирмасында 78 баш бозау күбрәк алынган. "Урожай" агрофирмасында, "Исламов" хуҗалыгында үрчем алуга игътибарны арттыру кирәк. Гомумән, тармакта югары күрсәткечләргә ирешү өчен көтү яңартуга, таналарны юнәлешле үстерүгә битараф булмаска кирәк. Һәр тана тәүлегенә уртача 650 грамм үсеш бирсә, 16-18 айда каплатырга мөмкин. Вакытында һәм сыйфатлы үрчем алуны тәэмин итү өчен районда 14 ясалма орлыкландыру пункты эшли, дүртесе фермер хуҗалыклар базасында. "Туган як" агрофирмасының Нарат Асты бүлекчәсеннән Клара Хатыйпова, "Ык" агрофирмасының Рус Шуган бүлекчәсеннән Нина Басорина - районның ясалма орлыкландыру техниклары арасында алдынгылардан. Алар 9 айда 100 сыердан 83 бозау алуга ирештеләр. Ясалма орлыкландыру техникларының уртача хезмәт хакы 19 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, аларның хезмәт хакына өстәп, дәүләт тарафыннан бер баш бозауга 150 сум субсидия бирелә. Ел башыннан районның ясалма орлыкландыру техниклары барлыгы 421 мең сум субсидияләтә ярдәм алды.

Быел терлек торакларына ремонт ясауга зур игътибар бирелде. Югары Табын бүлекчәсендә алты торакта ремонт үтте. Дүрт ферма инвестор хисабыннан төзекләндерелсә, икесенә дәүләт программасы нигезендә өлешчә субсидия бирелде. Киләсе елга, әлеге ремонтланган торакларга кертү өчен 400 баш буаз тана сатып алып, савым сыерлар баш санын арттыру планлаштырыла. "Ык" агрофирмасының - Күбәк, "Урожай" агрофирмасының Крәш. Шуран бүлекчәләрендә дә терлек торакларына капиталь ремонт үткәрелде. Әлеге торакларда таналарны юнәлешле үстереп, көтүне яңарту күздә тотыла.

Бүген, барлык терлекләр дә җәйге лагерьлардан торакларга кайтарылып, группаларга берләштерелде. Кышлату чорына район буенча бер шартлы терлеккә 36,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу узган елгыдан күпкә артык. "Туган як" агрофирмасының ике елга җитәрлек терлек азыгы әзерләве дә мактауга лаек. Районыбыз хужалыклары, сенаж, силос кебек сусыл азыкларны, технологик таләпләргә туры китереп, закваска кулланып салдылар. Азык базлары пленкалар белән каплатылды. Шулай булгач, кышлату чорын сыйфатлы азык белән уңышлы чыгарга барлык мөмкинлекләр дә бар.

Саный китсәң, башкарылган эшләребез күләмле. Шулай да күрсәткечләребез республика күләмендә югары позицияләргә күтәрелерлек түгел. Киләчәктә малларның баш санын, сөт, ит җитештерү күләмен тагын да арттырып, алдагы берничә ел эчендә тармакны алдынгы урыннарга чыгару өчен терлекчеләребездән, зур җапаплылык тоеп, тагын да тырышыбрак эшләү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев