Мөслим-информ

85 еллык тарихы булган Мөлсим турында райондашларыбыз нинди фикердә?

Татарстанның көнчыгышына урнашкан районыбызның гомуми мәйданы 1464 кв км тәшкил итә. Биредә 23 меңгә якын берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яшиләр. Революциягә кадәр район территориясе Минзәлә өязе Уфа губернасы Мәлләтамак волостенә караган. Татарстан автономияле республикасы оешканнан соң, аның составына 10 кантон керә. Мөслим районы Минзәлә кантонына караган. 1930 елда...

Римма Мирзаянова, пенсионер укытучы:

- 85 ел элек булган тормыш белән хәзергесен чагыштыру мөмкин түгел. Уңай якка үзгәрешләр бик күп булды. Тормыш-көнкүрешебез яхшырды, укырга, эшләргә шартлар туды. Элек чүпкә баткан җирләребез гөлбакчага әйләнде. Урта, махсус, югары белем алырга, үзең теләгән һөнәр белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бар. Эшмәкәрләргә юл ачылды. 50-60 ел элек салынып, җиргә баткан, кыйшайган өйләр урынына зур, заманча йортлар калкып чыкты. Ихата саен 3-4 машина. Төштә дә күрмәгән ризыклар ашап, затлы киемнәр киябез.

Суверенлык алганнан соң, Татарстаныбыз күкрәк киереп сулый башлады дисәк тә, ялгыш булмас. Татарстаныбызны дөнья күләмендә белә башладылар, аның белән исәпләшәләр. Соңгы елларда гына да ике зур спорт чарасының Казан шәһәрендә уздырылуы - моның бер дәлиле. Дәүләтебезнең беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйткәнчә: "Без - булдырабыз!".

Революциядән соң җитәкчеләр бетерергә тырышкан динебез кабат яңарып бара. Асылыбызга кайтып, әби-бабаларыбыз юлына басабыз. Авыл саен мәчетләр төзелә. Кешеләрнең дөньяга карашлары да үзгәрде. Һәркем үз фикерен әйтә ала торган заманда яшибез.

Нурсинә Шәйхәйдәрова, Баек авыл җирлеге башлыгы, җирлек депутаты:

Туксанынчы елның 30 август көне халкым, республикам өчен иң әһәмиятле даталарның берсе. Бу - кайчандыр югалткан дәүләтчелегебезгә кире кайту елы. 25 ел тарих өчен бер мизгел генә, ә безнең өчен - бик мөһим сәяси вакыйгаларны үз эченә алган вакыт. Шушы вакыт дәверендә күпмилләтле халкыбызның мәдәниятен үстерүгә зур әһәмият бирелде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды. Дәүләт югарылыгында күп реформалар ясалды. Халык мәнфәгатьләрен күздә тоткан бик күп программалар эшләнеп, алар тотрыклы рәвештә тормышка ашырылалар. Җитештерүнең күп тармакларында зур үзгәрешләр булды. Икътисадыбызның ышанычлы адымнар белән үсүе социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Гомумән, узган еллар без сайлаган юлның дөреслеген раслый. Елдан-ел яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырыла, бигрәк тә тормышларын авыл җирлеге белән бәйләргә теләгән яшьләр өчен. Республикабыз һәм районыбызның йөзе, татарстанлыларның рухи тормышы танымаслык булып үзгәрде. Бүген төп максат - шушы дәүләтчелегебезне һәм мөстәкыйльлегебезне саклап, ил һәм дөнья күләмендә яулаган позициябезне тагын да ныгыту.

Мирзанур Галимов, хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы:

- Татар халкы ул горур, хезмәт сөючән, оешкан, белемгә омтылучы, бай тарихка ия халык. Мин үзем җәмгыятьтә актив тормыш алып барганлыктан, һәр ике чорның уңай һәм тискәре якларын тасвирлый алам. Совет чоры гади халыкка, хезмәт кешесенә уңай үзгәртеп корулары белән кадерле. Тырышларның хезмәтен күрә белү, дәүләт җитәкчелегенә катнаштыру (депутат итеп сайлаулар), алдынгыларны бүләкләү, белем алуда ярдәм итү - болар барысы да Совет чорында тәртипкә салынган иде. Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә исә, эзлекле, дәвамлы тәрбия эше барды. Башта октябрят, аннан пионер, комсомол сафларында тәрбияләндек. Ә инде чын кеше итеп формалаштыруны коммунистлар партиясе башкарды. Бу оешмалар шәхесне тәрбияләп, дөрес тормыш юлына кертүне бурычлары итеп куйдылар. Белем алу мәсьәләсенә килгәндә, СССР да һәрьяклап ныклы белем бирү оештырылган иде. Сәләте булган һәр кешегә түләүсез белем һәм һөнәр алуга мөмкинлеге тудырылды. Урта белем алу ил күләмендә мәҗбүри итеп куелды. Ни кызганыч, бүген болар юкка чыгып бара.

Соңгы 25 ел турында минем шуны әйтәсем килә: сүз дә юк, талантларга, сәләт ияләренә юл ныграк ачылды. Шуларга ияреп ертлачлар да, миһербансызлар да җитәкчелеккә үрмәләделәр, милеккә ия булдылар. Шушы күренеш бөтен нәрсәне акчага буйсындыруга әйләндереп калдырды. Шулай да, соңгы елларда хезмәткә һәм белем бирүгә караш уңай якка үзгәрә башлады. Республика һәм район җитәкчеләре дә яңалыкларга зур әһәмият бирә. Төбәгебез күзгә күренеп матурлана, яңара, төзекләнә. Яңа төр җитештерү оешмалары барлыкка килә. Күпкатлы йортларга ремонт ясала, мәдәният йортлары төзекләндерелә. Авыллар арасындагы юллар тәртипкә китерелә. Болар барысы да уңай күренеш.

Фикерләрне Наилә Сәлахова туплап бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: