Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

84 яшендә Әлфия Авзалова вафат

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. "Көндез кызы Зөлфия: "Әнинең хәле начарайды", - дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек - төнлә үлүе билгеле булды", - ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова. Филармония көн саен...

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. "Көндез кызы Зөлфия: "Әнинең хәле начарайды", - дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек - төнлә үлүе билгеле булды", - ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова. Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле. "Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. "Әни музыка тыңлап ята", - дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте", - ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова. Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә "обком больницасы" дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән. Татарстанның халык, Россиянең ятказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев