Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

80 яшьлекләрнең пенсиясенә югары фиксацияләнгән түләү билгеләнә

"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль законның 17 маддәсе (№400-ФЗ, 28.12.2013) нигезендә 80 яшь тулган кешеләрнең картлык буенча иминият пенсиясенә әлеге законның 16 маддә 1 бүлегендә каралган сумманың 100 проценты күләмендә югары фиксацияләнгән түләү билгеләнә. 2017 елның 1 февраленнән фиксацияләнгән түләү күләме 4805 сум тәшкил итә, Шулай итеп, 80 яше тулган пенсионерларга...

"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль законның 17 маддәсе (№400-ФЗ, 28.12.2013) нигезендә 80 яшь тулган кешеләрнең картлык буенча иминият пенсиясенә әлеге законның 16 маддә 1 бүлегендә каралган сумманың 100 проценты күләмендә югары фиксацияләнгән түләү билгеләнә. 2017 елның 1 февраленнән фиксацияләнгән түләү күләме 4805 сум тәшкил итә, Шулай итеп, 80 яше тулган пенсионерларга фиксацияләнгән түләү күләме 9610 сум була.

Иминият пенсиясен бу рәвешчә кабат санау өчен гариза бирү кирәк түгел. Арткан пенсияне өлкән кеше 80 яше тулган айдан соң килүче айда алачак.

Беренче группадагы пенсионерларның 80 яше тулгач пенсияләре артмый. Чөнки әлеге категория өчен фиксацияләнгән түләү болай да ике тапкырга югарырак.

Ерак Төньяк районнарында 15 календарь елдан да ким эшләмәгән һәм ир-атлар өчен - 25, хатын-кызлар өчен 20 елдан да ким булмаган иминият стажына ия кешеләргә 80 яшь тулгач 100 процентлы арту өстәмә рәвештә 50 процентка арта. Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән төбәкләрдә 20 календарь елдан да ким эшләмәгән һәм ир-атлар өчен - 25, хатын-кызлар өчен 20 елдан да ким булмаган иминият стажына ия кешеләргә 80 яшь тулгач 100 процентлы арту өстәмә рәвештә 30 процентка арта.

Инвалидлык буенча иминият пенсияләрен һәм туйдыручысын югалту буенча иминият пенсияләрен алучы пенсионерлар өчен 80 яшь тулу белән бәйле арту билгеләнми.

Россия Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев