Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8-14 май көннәрендә Мөслимдә 3 исерек тоткарланган

8 майдан 14 майга кадәр район эчке эшләр бүлеге көчәйтелгән режимда эшләде. Полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге мемориаль комплекста тәүлек әйләнәсе кизү торды. 9 май бәйрәме көннәрендә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады. Районда оператив хәл тыныч булды, атна дәвамында бүлекнең дежур частенә 39 хәбәр керде.

       Җинаять эшләре кузгатылмады. 
       Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүчеләргә һәм спиртлы эчемлекләр кулланучыларга, өлкәннәр озатуыннан башка төнге сәгатьләрдә үзләре генә йөргән балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә, башка төр тәртип бозуларга карата барлыгы 115 беркетмә төзелде. 
       Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 105, автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 3 шоферга беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда өч юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев