Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

70 еллык юбилее уңаеннан якташыбыз Зөлфәт истәлегенә Казанда зур әдәби кичә узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

13 нче мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе -күренекле шагыйрь, якташыбыз Зөлфәтнең 70 еллык юбилеена багышлап, шулай ук якташ язучыбыз, балалар шагыйре драматург, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон төзегән сценарий нигезендә шыгрым тулы зал белән зур тантаналы кичә үтте.

Аны Ләбиб Леронның кызы Айсылу Лерон алып барды. Анда беренче тапкыр Татарстан тамашачысына Зөлфәт сүзләренә Рөстәм Зарипов көй язган "Кайтыйк әле Мөслимгә бер" җыры яңгырады. Җырны Гүзәл Галиева башкарды, зал көчле алкышларга күмелде. Мөслимнән язучылар Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Лилия Садриева катнашты. Кичәдә Мөслимнән дә Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Фотолар http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев