Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

7 май - Россиядә радио көне

Мөслим матбугат үзәге коллективы бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, дисәк тә була. Бүген Россиядә радио көнен билгеләп үтәләр. Матбугат үзәгенең һәр хезмәткәре Мөслим радиосын 100 FM ешлыгында трансляцияләү өчен көчен куя.

Радио көненең барлыкка килү тарихына күз салсак, нәкъ менә шушы көнне беренче радио уйлап табылган да инде. 1895 елны рус физигы Александр Попов беренче радиоалгычны презентацияләгән.

Радио белән бәйле даталар моның белән генә төгәлләнми. 18 апрельдә - Бөтендөнья радиотыңлаучылар көне, 13 февральдә - бөтендөнья радио көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан радио һәм, гомумән, мәгълүмат чаралары тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез.Мөслим радиосына иҗади уңышлар, карьера үсеше, хезмәткәрләренә исә әле тагын бик күп еллар мөслимлеләрне матур тавышлары, кызыклы чыгышлары белән сөендереп торуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев