65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыру оештырылды
Махсус автотранспорт өлкәннәрне өйләреннән алып килә һәм диспансеризация үткәннән соң кайтарып куя.
“Демография” проекты кысаларында 2019 елның сентябрь аеннан башлап 65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыру оештырылды. Махсус автотранспорт өлкәннәрне өйләреннән алып килә һәм диспансеризация үткәннән соң кайтарып куя. 2019 елның сентябреннән март аена кадәр районыбызның 1398 өлкән гражданына бу төр хезмәт күрсәтелде. Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле бу проект вакытлыча туктап торды. Бүгенге көндә махсус автотранспорт белән льготалы даруларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирү оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев