Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

60 ел бергә!

Баланлы авылында яшәүче Хаҗәр һәм Фәрит Гыйзетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтә.

Гаиләдә, гадәттә, ир белән ха­тын капма-каршы холыкка ия була. Хаҗәр апа белән Фәрит абый, киресенчә, икесе дә – са­быр һәм тыйнак кешеләр. 60 ел элек язмышларын бергә бәйләп, бүгенгәчә матур гомер юлы узган­нар.

– Без яшь чакта димләп өйләндерү дигән нәрсә бар иде. Борынгыдан килгән бу гадәт Хаҗәр белән безне бик бәхетле итте. Хатыным –Мәлләтамак авылы кызы, мин – Чия Түбә егете. Безнең авылга Мәлләтамактан ки­лен булып төшкән Мәгъфүрә исем­ле апа бар иде. (25 яшьтә булсам да, яратып йөргән кызым юк иде.) Аның тәкъдиме белән Мәлләтамакка кыз күрергә бардык, – дип искә ала Фәрит абый.

Күрмәгән, белмәгән кыз белән танышу өчен егет Мәлләтамакка юл тота. Хаҗәрнең татар хатын- кызларына гына хас тыйнаклы­гы, оялчан елмаюы Фәритне әсир итә. Егет Хаҗәрнең әнисе кебек их­лас һәм ягымлы буласына тамчы да шикләнми.

– Ул “алам” диде, мин “барам” ди­дем. Гаилә тормышыбыз 1962нче елның 11 маенда башланды. Бик күпләр бездән: “Ничек шулай тату итеп гомер кичерәсез?” – дип со­рый. Бер-беребезгә юл куя беләбез, өйдәгесен тышка чыгармыйбыз, аңлашып яшибез. Шул рәвешле алты дистә ел вакыт үткән. 60 ел алты көн кебек кенә. Сынаулар да булды. Аллаһы Тәгалә бала кайгысын да бир­де. Ике яшендә каты авырып, балабыз вафат булды. Ходай яраткан бәндәсен сынармын, дигән. Бала хәсрәтләре күрергә язмасын! Газизләребез исән- имин, сәламәт булсын иде! – ди Хаҗәр апа.

Хаҗәр апа җиденче сыйныфны тәмамлау белән колхозда сыер сава башлый. Тырыш, аз сүзле кызга бик күпләрнең күзе төшә. Беркемне дә якын китерми кыз. Никах көнендә дә иртән-иртүк фермага, сөтбикәләре янына төшеп китә ул. Ферма мөдире: “Хәҗәр, син кияүгә чыкмыйсың әллә?” – дип орышмаса, Хаҗәрнең “туем бүген”, дип китәргә кыюлыгы җитмәс иде.

– Чия Түбәгә килен булып төшкән кызны авыл халкы күзәтте инде. Янәсе, эшкә батырмы, төскә-биткә матурмы?! Димләп өйләнешкән бул­гач, эшендә дә күзәткәннәр Хаҗәрне. 13-14 яшьтән сыер савып, кечкенәдән әнисенең кул арасына кереп үскән кыз сыната димени?! Әнкәй белән дистә елга якын дус-тату булып, аңлашып гомер кичерделәр. Улы­быз Хәмит, кызыбыз Хөршидәгә дә дөрес тәрбия бирде карчыгым. Ба­лалар йөзгә кызыллык китермәде, – ди гомере буе механизатор булып эшләгән Фәрит абый.

Авылда Хаҗәр апаны аш-су остасы буларак та беләләр. Ул пешергән чәк- чәкләр никах, туй табыннарын бизи.

– Клуб мөдире буларак, бик күп чаралар үткәрергә туры килә. Хаҗәр һәм Фәрит Гыйзетдиновлар гаиләсе һәр чарада актив булулары белән ае­рылып тора. Алар үрнәк тормыш юлы үткән, бүген оныклар, оныкчыклар сөяләр. Гадел, ипле, ихлас булула­ры белән аерылып торучы мондый гаиләләр җәмгыятебезнең ныклы ни­гезе булып тора. Авылыбызның йөзек кашы алар. Яшьләргә үрнәк итеп ку­ярлык гаилә балаларына да матур тәрбия биргән,– ди Баланлы клубы мөдире Фәния Хафизова.

Чистайга механизаторлар курсы­на белем күтәрергә киткәч, Фәрит абыйның сукыр эчәгесе авыр­та башлый. Яшәү урыны Мөслимдә булгач, табиблар операция ясауны кичектерә. Фәрит абый да, “басы­лыр әле” дип, укырга йөрүен дәвам итә. Соңгы чиккә җитеп ясалган операциянең нәтиҗәсе аяныч була: яра сигез ай ябылмый интектерә. Аннан соң бер-бер артлы ясалган операцияләрнең дә файдасы булма­гач, яшьләрне димләгән Мәгъфүрә апаның тормыш иптәше Миргалим (ул вакытта Миргалим абый Балан­лы мәктәбе диреторы була) Фәритне Казан хастаханәсенә озату җаен таба.

– 35 яшендә Фәритем 27 килога калган иде. Хәле авыр икәнен сизеп, йөрәгем бик чәнчеде. Хәләлеңнең тормышы кыл өстендә икәнен сизә икән күңел! Фәрит дүртенче операциядән соң гына аякка басты, – дип искә ала Хаҗәр апа.

Гыйзетдиновларның ишегалды – яшел чирәм. Һәр җирдә – тәртип. Фәрит абый хуҗалыкны тәртиптә тота, бакчалары да көлеп тора. 85 яшьне бирмәссең үзенә, күз тимәсен, бүген дә хәрәкәттә ул.

– Әткәйнең куллары алтын. Бала­ларыбызга өстәл-урындыклар, бала караваты ясап бирде. Әтинең кул эшләрен күреп: “Бер кадак та юк бит монда”, – дип сокланалар иде. Шушы гаиләгә килен булып төшкәнемә сөенеп туя алмыйм. Әнкәй белән бер мәртәбә дә сүзгә килгәнебез булма­ды. Ул оныклары өчен изге җанлы дәү әби булып яшәде. Үземнең дә киленем бар, бергә-бергә ма­тур һәм тату гомер кичерәбез. Тор­мыш иптәшем Хәмит әти-әниләре үрнәгендә инсафлы, акыллы, игеле­кле булды. Алга таба да барыбызга бергә, сәламәтлектә, сөенеп яшәргә язсын! Әткәй-әнкәйнең парлы тор­мыш юлы озын-озак булсын иде, – ди киленнәре Тәслимә апа.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев