Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

5 октябрь – Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте көне

Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга быел 99 ел тула. Бу хезмәт эчке эшләр органнарының сорау алу юнәлешендә эшләүче тармагы булып исәпләнә.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклауда актив эшчәнлек алып бара. Бүлек җитәкчесе Булат Замалиев кул астында өлкән оперуполномоченный Фәрит Сәлахов, оперуполномоченныйлар Илмир Шәймәрданов белән Миләүшә Әхтәриева эшли. 14 ел дәвамында әлеге бүлекне Айрат Вахитов җитәкләгән иде. Бүген ул РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлектә начальник урынбасары, полиция начальнигы.

- Гаепләнүчене эзләү, кулга алу, аның белән күзгә-күз очрашу - бүлек хезмәткәреннән уяулык, кыюлык таләп итә. Бездә батыр йөрәкле, үз-үзен аямаучы, психологик яктан көчле, тиз арада дөрес карар кабул итәргә сәләтле кешеләр генә эшли ала. Бүлек хезмәткәрләре - төрле яклап сыналган, көчле характерлы кешеләр, - ди Булат Замалиев.

Бәйрәмнең 5 октябрьдә билгеләп үтелүе 1918 елда нәкъ менә шушы көнне Совет милициясендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенең Үзәк Идарәсе оешу белән бәйле. Аннары оператив составны өйрәтүләр башлана. 40-45 мең кеше яшәгән җирлекләрдә җинаятьчеләрне эзләү органнары төзергә дигән карар кабул ителә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре ел саен җинаятьләрнең якынча 50 процентын ачалар. Үтерү, талау очраклары буенча ачылмаган җинаять эшләре юк. Алар шулай ук җинаятьчеләрне, югалган кешеләрне эзләү, табылган мәетләрнең шәхесләрен ачыклау белән дә шөгыльләнә. Бер үк вакытта алар криминал вәкилләренең хакимият структурасына кермәвен контрольдә тоталар, террорлык актларын кисәтәләр, оешкан җинаятьчелек белән көрәшәләр, корал һәм шартлаучан матдәләрнең законсыз әйләнешен туктаталар.

Хезмәткәрләргә җинаятьчене ачыклауга юлны кайчак иң нечкә җепләр аша табарга туры килә. Әлеге югары уңышлар нигезендә, әлбәттә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең үз эшләренә тугры калган, югары һөнәри осталыкка ия булган полиция хезмәткәрләре тора. Лаеклы ялда булсалар да ветераннар бүлек белән һәрдаим тыгыз элемтәдә. Алар, көчләреннән килгәнчә, яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә ярдәм итә, үзләренең һөнәри белемнәре һәм зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев