Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

49 яшьлек мөслимле наркотик матдә җитештергәне өчен ирегеннән мәхрүм ителде

Мөслим районы прокуратурасы, 49 яшьлек С. ка карата кузгатылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Ул РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять (шактый зур күләмдә наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз алу, саклау, ясау һәм эшкәртү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәле үсемлекләр, аларның өлешләрен законсыз алу, саклау,...

Суд билгеләвенчә, 2017 нче елның 17 гыйнварында С. законсыз рәвештә гомуми күләме 4,729 грамм авырлыктагы наркотик матдә җитештергән һәм үзендә саклаган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд С. ка карата 2 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Шулай ук С. наркоманиядән мәҗбүри дәвалау курсы үтәргә тиеш.

Суд карары законлы көченә кермәде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев