Реклама
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 65 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 5се көнкүрештәге тән җәрәһәте, 1 кеше инсульт белән килгән.
Кискен респиратур авыру белән мәрәҗәгать иткән 3 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Ялган аракы эчеп агуланган 44 яшьлек райондашыбыз, башка төр авырулар белән тагын 9 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз