Мөслим-информ

2 көн эчендә 44 кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 44 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Инсульт булган бер ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Эш вакытында циркульгә эләгеп, бармакларын өздергән райондашыбыз шулай ук кичектергесез ярдәм алу өчен кала хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештә тән җәрәһәте алган 5 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән....

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 44 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Инсульт булган бер ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Эш вакытында циркульгә эләгеп, бармакларын өздергән райондашыбыз шулай ук кичектергесез ярдәм алу өчен кала хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештә тән җәрәһәте алган 5 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. Сабыйлар арасында кискен респиратор авыруы артуын да хәбәр итәләр. 4 балага ОРВ диагнозы куелган. Табиблар гриппка каршы тору өчен вакытында прививка ясату кирәклеген искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: