Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3000 сум күләмендә штрафлар билгеләнде

Дәүләт статистика федераль хезмәтенең республика территориаль органы тарафыннан район прокуроры Фәнис Сәлимовның карарларын карау нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле" җәмгыяте - "Ык" хуҗалыгы баш экономисты В. Фәсхетдиновка һәм "Урожай" хуҗалыгы баш экономисты М. Хәйдәровага 3000 сум күләмендә штрафлар билгеләнде.

Алар дәүләт статистика органына 2015 нче елның 1 мартына хезмәт хакы буенча дөрес булмаган мәгълүмат биргән - үз вакытында түләнмәгән бурычларны күрсәтмәгән. Әлеге датага исә "Ык"та эшчеләргә бурыч - 2 млн сумнан, "Урожай"да 4 млн сумнан артыграк булган, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X