Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

300 ел закон сагында

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне. Быел Россия прокуратурасы 300 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Россия прокуратура­сы 1722 елда Петр I бое­рыгы нигезендә төзелә. Петр I прокуратура хезмәткәрләре алдына “эштә тәртип булмау, га­делсезлек, ришвәтчелек һәм законсызлык арка­сында туган явызлык­ны юк итү яки киметү” бурычын куя. 1802 елда прокуратура институты янәдән төзелгән юсти­ция министрлыгының бер өлешенә әйләнә.

– Россия Федерациясе прокуратурасы көне – га­деллек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. 2021 елда халыктан 173 гариза керде. Шуларның унысы – торак хокуклары­на кагылышлы, 25е – кеше хокукларына бәйле. Проку­ратурага кергән бер генә га­риза да игътибарсыз кал­мый. Халыкның ышанычы – безнең өчен беренче урында, – ди район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.

Прокуратура хезмәткәрләре четере­кле мәсьәләләрне хәл итә, гражданнарның хокукла­рын, мәнфәгатьләрен яклый. Хезмәт хакларын вакытында түләү, балаларны, инвалид­ларны, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең, пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклау, әйләнә-тирә мохитне са­клау, җинаятьчелек, кор­рупция һәм террорчылык­ка каршы көрәш – һәрдаим игътибар үзәгендә. Прин­ципиальлек һәм төгәллек таләп итүче хезмәтне теләсә кем башкара алмый. Данис Әхмәтҗанов кул астын­да прокурор урынбасары Линар Әскаров, прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиев, әйдәүче белгеч Гөлназ Бик­кинина, шофер Рушан Са­дриев, техник хезмәткәр Чулпан Хәсәншина хезмәт куя.

– Прокуратураның эш нәтиҗәләре буенча граж­даннар дәүләтнең теге яки бу өлкәдә тәртип урнашты­рырга, ришвәтчелеккә кар­шы көрәшергә сәләтле бу­луына бәя бирә. Закон чи­ген узучылар үз гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы белә. Район прокуратурасының ишекләре һәркемгә ачык, – ди прокурор ярдәмчесе Ил­вир Бәхтиев.

Структураның төп функ­циясе – законнарның үтәлешен контрольдә тоту. Прокуратура федераль ведомстволарның эш ба­рышында гражданнарның хокуклары саклануын тәэмин итә, шул максаттан тикшерүләр үткәрә. Шул ук вакытта прокуратура хезмәткәрләре кайбер ор­ганнар тарафыннан чыга­рылган карарларның Рос­сия Федерация законнары­на ни дәрәҗәдә туры килүен контрольдә тота.

Прокуратурага кергән га­ризалар теркәлгәннән соң – 30 көннән дә соң булмаган вакыт эчендә, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көндә хәл ителә.

– Бүген тормыш сынау- сыналуга тиң. Бәлки, шуңа да закон сагында торучы­ларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Башта хезмәт ха­кын тоткарладылар, аннары җир-милек мәсьәләләре бу­енча проблемалар туды. Со­рауларыбызга тулы җавап алып, чишелеш юлларын таба алдык. Прокуратура хезмәткәрләре үз вазыйфа­ларын бик төгәл башкара, – ди райондашыбыз Илсөяр Хәмидуллина.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев