Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 октябрь – инженер-механиклар көне

Радик Фәттаховның хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге алган егет, "Михайловка" совхозында берничә ай эшләгәннән соң, мелиорация системаларын ремонтлау һәм эксплуатцияләү предприятиесенә күчә. Ике дистә ел эчендә оешма исемен берничә тапкыр үзгәртсә дә, Радикның тоткан кыйбласы үзгәрми - бүген ул шунда ук, ягъни...

Радик Фәттаховның хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге алган егет, "Михайловка" совхозында берничә ай эшләгәннән соң, мелиорация системаларын ремонтлау һәм эксплуатцияләү предприятиесенә күчә. Ике дистә ел эчендә оешма исемен берничә тапкыр үзгәртсә дә, Радикның тоткан кыйбласы үзгәрми - бүген ул шунда ук, ягъни җаваплылыгы чикләнгән "Строймелиосервис" җәмгыятендә баш инженер булып эшләвен дәвам итә. Район халкының иминлеген тәэмин итүдә аның да өлеше зур, чөнки ул эшләгән оешма ремонтлаган гидротехник корылмалар су чыганагы гына түгел, ә язгы ташу вакытында, быелгы кебек явымлы җәйләрдә су җыюурыны булып та, экологик ихтыяҗлар өчен дә хезмәт итәләр. "Хезмәтнең нәтиҗәлелеген, корылмаларның ныклыгын арттыру максатында Радик берничә эшлекле тәкъдим кертте, эшен зур җаваплылык тоеп башкара, коллективны туплый белә", - диләр аның турында җитәкчеләре.

Баш инженер Радик Фәттаховның намуслы хезмәте республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм ачык типтагы "Татмелиорация" траст компаниясе" акционерлык җәмгыятенең Мактау кәгазьләре билгеләнгән. 2015 елда ул "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" конкурсының "Иң яхшы инженер" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев