Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 июньдә Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

2017 нче елның 30 июнендә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Бу көнне Татарстанда бушлай юридик ярдәм Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, республика Иҗтимагый палатасы һәм "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә, шулай...

2017 нче елның 30 июнендә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Бу көнне Татарстанда бушлай юридик ярдәм Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, республика Иҗтимагый палатасы һәм "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендәге юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәләренең бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә эш көне дәвамында (Казанда - 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә - 9.00дән 16.00 сәгатькә кадәр) үтәчәк. Дежурлык графигы, кабул итү пунктлары һәм бушлай консультация бирү үзәкләре адреслары, телефон номерлары Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сайтында - alrf16.ru - урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: (843) 272-45-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев