Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 июнь- 2 июль көннәрендә Лаеш районында “Халыкара Идел буе басу көне” дип аталган Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.Районнан үз продукциясен “Агромастер” җитештерү компаниясе алып бара

"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан 30 июнь- 2 июль көннәрендә Лаеш районында быел икенче тапкыр "Халыкара Идел буе басу көне" дип аталган Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Күргәзмәдә республика, Россиядән генә түгел чит ил җитештерүчеләре дә авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Районнан үз продукциясен "Агромастер" җитештерү компаниясе...

"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан 30 июнь- 2 июль көннәрендә Лаеш районында быел икенче тапкыр "Халыкара Идел буе басу көне" дип аталган Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Күргәзмәдә республика, Россиядән генә түгел чит ил җитештерүчеләре дә авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Районнан үз продукциясен "Агромастер" җитештерү компаниясе алып бара. Алар үзләрендә эшләнгән "Т-360" тракторын, "CLASSICMASTER-12000" культиваторын, "AGRATOR COMBIDISK" чәчү комплексын ярминкәгә әзерлиләр.

Июль аенда Алтай өлкәсендә узачак "Бөтенроссия басу көнендә" агромастерлылар "AGRATOR COMBIDISK" чәчү комплексын, "СOMBIMASTER"культиваторын тәкъдим итәчәкләр. Делегация составында генераль директор белән бергә аның сату буенча урынбасары, конструкторлар, белгечләр һәм Алтай өлкәсендәге "Агромоторс" диллерлары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев