Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 меңнән артык райондашыбыз мәдәни берләшмәләргә йөри. Фоторепортаж

Районда 25 авыл мәдәният йорты, 15 авыл клубы, 33 китапханә исәпләнә. Райондагы 294 берләшмәнең 15е район мәдәният йортында эшли. Берләшмәләрдә 3447 райондашыбыз шөгыльләнә.

Узган ел районда 9787 мәдәни чара оештырылган. Чараларны 293 меңгә якын кеше тамаша кылган. Әлеге саннар район мәдәният хезмәткәрләренең коллегия утырышында яңгырады.

Соңгы елларда мәдәният өлкәсенә игътибар артты. Хөкүмәт программалары кысаларында ел саен берничә мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелә. Узган ел милли проект кысаларында Тат. Бүләр мәдәният йортына ремонт керде. 8 млн сумлык ремонттан тыш үзара салым акчасына мәдәният йорты территориясе төзекләндерелгән, 250 мең сумга сәхнә костюмнары тектерелгән. Октябрь, Яңа Карамалы, Баек мәдәният учакларында да төзекләндерү эшләре башкарылган. Район бюджеты хисабына Мөслим кинотеатрына ремонт ясалган. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән авыл мәдәният йортларының тамаша заллары өчен кәнәфиләр кайткан. “Ремонт таләп итүче мәдәният учаклары бар әле, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов. – Яңа Усы, Симәк, Исәнсеф, Ташъелга, Тугаш мәдәният йортларына капиталь ремонт таләп ителә. Яңа Сәет, Дусай клублары авария хәлендәге биналар булып санала”. 
“Мөслим китапханәсе республикада иң үрнәк китапханәләрнең берсе санала”, – ди Ирек Салихаҗанов. Район китапханәләр челтәрендә 329 мең данәдән артык китап, газета-журналлар, аудиовизуаль материаллар исәпләнә. Узган ел китапханәләргә 5 меңләп китап һәм 4 меңләп газета-журнал кайткан. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне китапханәләргә тарту, укуга кызыксыну уяту максатында китапханәчеләр яңа ысуллар эзли. Шул максаттан социаль челтәрләрдә үз “битләрен” булдырганнар, төрле чаралар оештыралар. 2019 елда китапханәчеләр тарафыннан 2400ләп чара уздырылган. 
Мөслимнең туган як музее фонды елдан-ел тулылана бара. Биредә 6 мең экспонат исәпләнә. Музей хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 38 күргәзмә оештырылган. Быел җирлегебездә тагын бер музей эшли башлаячак. “Батырлар йорты” дип аталучы музей Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачылыр, дип көтелә. 
Кинотеатр да уңышлы эшли. 2019 елда 630 киносеансны 1897 тамашачы караган. Райондашларыбызның кинотеатрга яратып йөрүендә прокатка яңа чыккан фильмнарны Мөслимдә күрсәтү дә зур роль уйныйдыр, мөгаен. 
Халыкның ялын оештыру, сәнгатькә тарту максатыннан төрле чаралар үткәрүдән тыш, фестиваль-бәйгеләр, смотр-конкурслар да оештырыла. Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелүче “Татарстан – бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным” конкурсында быел 34 оешма катнашты. Бүген мәдәният йортында авыл җирлекләре сәхнә тота. Балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, мәдәнияткә тарту юнәлешендә районда 106 клуб берләшмәсе эшли. Аларда 14 яшькә кадәрге 1200 бала, тагын 72 берләшмәдә 800ләп яшь буын вәкиле шөгыльләнә. Балалар сәнгать мәктәбендә җиде бүлектә 372 бала укый. 
“Үсеп килүче буын туган җиренең тарихына ихтирам белән караганда, милли мәдәниятебезне, традицияләребезне саклау һәм үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткәндә, аның белән горурланганда гына телебезне, милләтебезне саклап калырга була, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Татар авылы, татар теле, мәдәнияте нинди булуын быел без Россия татарларына да күрсәтергә тиеш!” 

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев