“3 мең сумнан җыябыз!”
Югары Табын авылында үзара салым күләмен 3 мең сум итеп билгеләгәннәр.
“Бу программаны кем уйлап тапты икән?! Тиздән сулы булабыз бит, ә! Үз җирлегебез өчен акча жәлләп торабызмыни?! Быел, Ходай кушып, үзара салымны һәр кешедән өч мең җыярга булдык әле!” – ди Югары Табын авылыннан Хафиз Вәлиев, сөенеп.
Түбән Табын авыл җирлеге – районда үзара салым җыю буенча үрнәк авыл җирлекләренең берсе.
Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Тамьян, Тугаш, Креп.Краснояр авылларын берләштерүче Түбән Табын авыл җирлегендә бүген 840 кеше гомер кичерә. Җирлектә Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе, интернат-мәктәп, балалар бакчасы, ике мәдәният йорты, авыл клубы, өч мәчет, өч кибет, почта бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә.
– Халык яшәү-көнкүрештән канәгать. Җирлегебездә үзмәшгульләр, фермерлар да әз түгел. Электән килгән матур гадәт буенча күпләр ихата тутырып мал-туар асрый, кош-корт тота. Халык җирлегебезнең киләчәгенә битараф түгел. Үзара салым җыюга һәркем җаваплы карый, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Узган ел Түбән Табын авыл җирлегендә үзара салымны һәр кешедән 700 сум күләмендә җыйдылар. Җыелган 340 мең сум акчаны дәүләт дүрт мәртәбә арттырып кайтарды. Әлеге средстволарга җирлектәге урам яктырткычларына ике мәртәбә ревизия ясалган һәм 25 данәсе алыштырылган. Кышын юлларны карап тоту өчен килешүләр төзелгән.
– Җирлектә массакүләм мәдәни чаралар, бәйрәмнәр үткәрү дә акчага бәйле. Бу очракта да үзара салым ярдәмгә килә. Җыеннарда үзара салым акчасын һәр авылныкын үзенә тотарга дигән тәкъдим керде. Шулай эшләдек тә! Халык та сөенә. Башкарылган эшләр күз алдында бит, – ди җирлек башлыгы.
Үзара салым акчасына Түбән Табын авылында зиратка төсле профнастилдан 220 метр озынлыкта койма коелган.
– Тегермәнлек авылында чишмә ясалды. Без моңа чиксез шат! Ул чишмәне авыл картлары тәрбияләп тора иде. Корыган чишмәнең коесын өр- яңадан эшләделәр, күпер ясалды, хәл алырга, ял итәргә беседкасы булдырылды, чишмә янына брусчатка җәелде. “Авыл көне”ндә чишмә рәсми төстә ачылды, җирлек халкына концерт күрсәттеләр, бик тәмле пылау белән сыйладылар, – ди Тугаштан Расыйх Әхтәмов.
Тугашта, янгын чыга калса, су алырдай чыганак булмаган. Быел үзара салым хисабына су скважинасы ясалган, янгын гидранты сатып алынган. Үзара салым авыл медпунктына су кертү мөмкинлеген дә тудырган.
Моннан тыш Тугаш зиратын 70 метр озынлыгында профнастил койма белән әйләндереп алганнар.
– Иң зур эшләр Югары Табын авылында эшләнде. Авыл зиратына таштан зират йорты салдык. Авылның иң зур проблемасы су иде. Быелгы коры җәйдә сусызлык проблемасы аеруча кискен булды. Коеларда су бетте хәтта! Сусызлык халыкның үзәгенә үтте. 800 метр озынлыктагы торбалар сатып алып, шундый ук озынлыкта траншея казып, торбалар салып куйдык. Бу эшләрне җаваплылыгы чикләнгән “РССТРОЙ” җәмгыяте башкарды. Киләсе җәйдә авыл халкы суга тиенер, дип уйлыйм, – ди Рөстәм Кыяметдинов.
Быелгы җыенда Түбән Табын авыл җирлеге халкы үзара салым җыюны бертавыштан хуплады. Югары Табын авылында һәр кешедән 3 мең сум күләмендә акча җыярга карар кылганнар. Авыл халкы су мәсьәләсен хәл итү өчен акча кирәклеген аңлый. Калган авылларда, узган елдагы кебек, 700 сумнан җыярга дигән фикергә килгәннәр. Ташламага ия булучылар бу сумманың яртысын гына тапшыра.
Җирлекнең киләчәге бар! Халык тырышып яши дә, матур итеп ял да итә белә! Иң мөһиме – җирлек халкы кемнәндер ярдәм көтеп ятмый, проблемаларны уртага салып хәл итә. Халыкны уртак максатлар, уртак хыяллар берләштерә.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев