Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2%лы бушлай кредит һәм займ: ТР бизнесын 10,5 млрд. сумга якладылар

4,4 мең Татарстан эшмәкәре ярдәм алды.

Татарстан эшмәкәрләренең 4,4 меңнән артыгы хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү өчен процентсыз заемнардан һәм 2%лы кредитлардан файдаланды. Алар 10,5 млрд сум алган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда ТР Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев сөйләде.

Хезмәт хакы түләүгә процентсыз заемны республиканың 16 банкында алырга мөмкин. Кредит бер елга исәпләнгән. Беренче алты айда эшмәкәр процент түләмәскә мөмкин, ә ярты елдан бизнес өчен ставка елына 4% тәшкил итәчәк. Реклама Тагын бер программа - еллык 2% белән кредитлар бирү. Ул шулай ук хезмәт хакын түләүгә юнәлдереләчәк. Аның аермасы шунда ки, бизнес мәшгульлекне саклаганда, аның кредит буенча төп суммасын, һәм шулай ук процентларын да түләмәү мөмкинлеге булачак .

«Бүгенге көндә 4,4 меңнән артык эшкуар 10,5 млрд. сумлык әлеге ярдәм чараларыннан файдаланган инде. Шактый зур сумма - кече һәм урта бизнеска кредит бирүнең гомуми портфеленнән 7,5%, ул 140 млрд. сум тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Темиргалиев.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/28-07-2020/besplatnyy-zaym-i-kredit-pod-2-biznes-rt-podderzhali-na-10-5-mlrd-rubley-5759390
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X