Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

29 апрель көнне Мөслим зиратларында зур өмә узачак

Соңгы елларда һәр язда зиратларда өмәләр уздыру, изге йортыбызны чистарту, төзекләндерү гадәткә кереп бара. Бик күп авыл зиратларында бу изге эш башкарылды. Без бүген Сезгә кабат мөрәҗәгать итәбез: якыннарыбызның каберләрен саклаучы изге йортыбыз - Мөслим зиратын тәртипкә китерү буенча өмәгә чакырабыз. Бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар булыр дип...

Соңгы елларда һәр язда зиратларда өмәләр уздыру, изге йортыбызны чистарту, төзекләндерү гадәткә кереп бара. Бик күп авыл зиратларында бу изге эш башкарылды. Без бүген Сезгә кабат мөрәҗәгать итәбез: якыннарыбызның каберләрен саклаучы изге йортыбыз - Мөслим зиратын тәртипкә китерү буенча өмәгә чакырабыз. Бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар булыр дип өметләнәбез. Алар үрнәгендә яшь буын да, җирлегебездә яшәүче бер генә кеше дә читтә калмасын иде. Мөслим зираты аеруча оешканлык һәм күп көч сорый. Бик күп авылдашларыбыз, туган-тумачаларыбыз, читтә яшәсәләр дә, яз бәйрәмнәрендә туган җирләренә кайталар. Алар да әлеге изге эштә катнашыр дип ышанабыз. Өмә Мөслим зиратында 29 нчы апрель көнне узачак. Барыгызны да иртәнге сәгать 8 дә эш кораллары: балта, пычкы, көрәк, тырма, транспорт чаралары белән өмәгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев