Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

28 октябрь – Халыкара анимация көне

Ел саен 28 октябрь көнне анимация көне билгеләп үтелә. 1892 елда нәкъ шушы көнне Франция рәссамы Эмиль Рено Париж публикасына хәрәкәт итүче рәсемнәр (ягъни мультфильмны) күрсәтә. 2002 елда "Анимацияле киноның халыкара ассоциациясе" бу бәйрәмне үткәрергә карар кыла. Районның "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бу уку елыннан "Ай-ти программалаштыру" түгәрәге эшли...

Ел саен 28 октябрь көнне анимация көне билгеләп үтелә. 1892 елда нәкъ шушы көнне Франция рәссамы Эмиль Рено Париж публикасына хәрәкәт итүче рәсемнәр (ягъни мультфильмны) күрсәтә. 2002 елда "Анимацияле киноның халыкара ассоциациясе" бу бәйрәмне үткәрергә карар кыла.

Районның "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бу уку елыннан "Ай-ти программалаштыру" түгәрәге эшли башлады. Аны Вәрәшбаш мәктәбенең физика укытучысы Айдар Мөхәммәтов җитәкли. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар бу көннәрдә, яңа технологияләр кулланып, төрле программалар ярдәмендә заманча мультфильмнар ясау белән мәшгуль.

- Балалар әлеге түгәрәкнең ачылуын көтеп алды. Хәзерге заман балалары белгәнне өлкәннәр дә белмидер. Бөтендөнья пәрәвез челтәрендә иркен йөзгән укучылар белән шушы көннәрдә сайт ясау серләренә төшендек. Түгәрәккә 12 бала йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев