Реклама
Республика территориясендә шулай ук кыска вакытлы җил көчәюе фаразлана.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарланып китәчәге турында кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территоририясендә, шулай ук Казанда да, урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчле җил белән яшенле яңгыр фаразлана.
27 май көндез боз булуы ихтимал, дип җиткерә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз