Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 май - Россиядә эшмәкәрләр көне. Тойгелде авылы эшмәкәре Руслан Кәлимуллин белән танышыгыз

Россиядә эшмәкәр көне РФ Президенты указы нигезендә 2007 елдан билгеләп үтелә. Чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, эшмәкәрлекне ХХI гасырда гына барлыкка килмәгән. Экономик формациянең һәр чорында булган эшмәкәрләр. Эре завод-фабрикалар тотучылар, җитештерүнең башка тармакларында үз эшләрен җәелдерүчеләр арасында дөнья күләмендә танылучылар да булган. Соңгы елларда илдә, шул исәптән районда да...

Тойгелде җирлеге дә үз эшен башлаучы тәвәккәлләргә бай. Руслан Кәлимуллин да шулар арасында. 2009 елда, крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, сарыкчылык белән шөгыльләнә башлый ул. Дөресрәге, әтисе Мөдәррис белән алыналар бу эшкә. Мөдәррис Кәлимуллинны исә районда гомер буе зоотехник булып эшләгән тәҗрибәле белгеч буларак яхшы беләләр. Шундый әти булганда, кем дә курыкмыйча тотына ала шәхси эшенә. "Ата һөнәре - балага мирас", дип шушы очракта әйтә торганнардыр ул. Шактый гына вакыт "КамАЗ" машинасында эшләгән Руслан да, үзе дә сизмәстән, терлекчелек тармагына тартыла.
- Әти нык таяныч минем өчен. Чөнки терлекчелекнең һәр юнәлешен яхшы белә. Малларны ашату-тәрбияләү технологиясен дә өйрәтә, зооветеринария чараларын башкарганда да аңа карап торам. Дәвалауны ул билгели, профилактик прививкаларны үзем дә ясыйм хәзер, район ветеринария берләшмәсеннән дә килә белгечләр, - ди Руслан.
Сарыкчылык белән биш еллап шөгыльләнә Кәлимуллиннар. 150 гә якын сарыкны нигездә корбан гаетендә сатканнар, йонын хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Уйлашкан-киңәшкәннән соң, гаилә фермасы төзеп, сөт терлекчелегенә күчәргә карар итәләр. Булган сарыкларын "МТЗ-80" тракторына һәм пресс-подборщикка алмаштыралар. Аннан тыш шундый ук маркадагы тагын бер трактор, роторлы "Виракс" печән чапкычы, ворошилка, прицеплы "КамАЗ" машинасы бар. Савым сыерларын халыктан сатып алганнар. Кара-чуар токымлы сыерларның саны 18 гә җиткән бүген. Алардан туган бозауларның бикәчләрен, юнәлешле үстереп, сыер итәләр, үгезләрне үстереп реализациялиләр. Әкренләп сыерларны 50 җиткерергә ниятли фермерлар.
- Әлегә малларны үзебезнең ихатада асрыйбыз. Бакча артында җир рәсмиләштердек. Боерган булса, шунда маллар өчен торак салырга ниятлибез, әкренләп материаллар да кайтара башладык, - ди эшмәкәр.
Бүген савым сыерларын көтүдә йөртеп ашаталар. Югары Табын авылында 10 кешенең җир пайларын арендага алганнар. 70 гектардагы әлеге мәйданда күпьеллык үлән үстерәләр. Пай хуҗаларына 5 әр центнер фураж ашлыгы яисә печән белән түлиләр икән. Ә инде печән әзерләү өчен алда саналган техникалары бар. Күпьеллыктан печән белән сенажны үзләре әзерлиләр, фуражны сатып алалар. Бүген көн саен 260 килограмм сөт җитештерелә гаилә фермасында. Эчке ихтыяҗларга тотканнан калганын Мөслим коры сөт заводына илтәләр. Сөт сатудан кергә акча азык юнәтергә, башка кирәк-яракка тотыла. Әлбәттә, мәгълүм әйтемдәгечә, өч тиен чыгармыйча, биш тиен кертеп булмый. Бүген инде чыгымнар тиен белән түгел йөз меңнәр, миллионнар белән исәпләнә. Кәлимуллиннар шәхси эшләрен башлаганда нигездә үз финанс средстволарын гына тотканнар. Гаилә фермалары программасына кереп, торак төзү өчен хөкүмәт грантын отарга өметләнәләр. Моңа кадәр бөтен эшне гаиләләре белән башкарган булсалар, малларның баш санын арттырганнан соң, эшче куллар җәлеп итәргә дә планлаштыралар. Торак төзелешен исә печән әзерләгәннән соң башларга ниятләп торалар. Төзелеш өчен рөхсәт алынган, проект-смета документлары эшләнгән.
Әнә шундый матур планнар белән киләчәккә карап яши фермерлар. Башлаган эшләре уңышлары белән сөендерсен, матур нәтиҗәләр бирсен, дип телик.
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев