Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 июнь - наркотикларга каршы көрәш көне

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызны...

Тегендә - наркомания,

Монда ВИЧ - инфекция.

Кем тыяр соң бу афәтне;

Гаилә, мәктәп, дәүләтме?

Әллә соң - милиция?!

Кем гаепле? Кем тараткан?

Гәзит? Телевизормы?

Бергәләшеп тотынмасак,

Ай-һай, тыялырбызмы?

Наркотик матдәләр белән кешеләр күптән таныш. Мәсәлән, борынгы мисырлылар өлгереп җитмәгән мәкнең башын кисеп йокы даруы әзерләгәннәр. Ерак сәяхәткә чыгучы бедуиннар үзләре белән һәрчак банго алганнар. Бүгенге көндә ул марихуана яки гашиш дип атала. Банго сумаласын тартып, бедуиннар ком чүленең бер төрле табигате тудырган хисси киеренкелектән котылганнар. Боливия шахтерларына элек-электән хезмәт хакының бер өлеше итеп кокаинлы үсемлек яфраклары бирелгән. Алар аны чәйнәгәннәр яки тартканнар. Шахтерлар шул рәвештә үзләренә көч өстәгәннәр, бераз гына булса да җир астында интегеп эшләүләрен онытып торганнар. Мондый тарихи мисаллар бик күп. Кыскасы, наркотик матдәләрне теге яки бу төрдә кулланмаган халык юк ул.

Кешеләр һәр көнне наркотик матдәле ризыклар куллана. Бер чынаяк чәй яки кофе, бер стакан кока-кола белән организмга кофеин, шоколадтан - теобромин, кефирдан - этил спиртлы, тәмәке төтененнән - никотин эләгә. Ләкин, әлеге продуктларга наркотик матдәләр бик аз микъдарда кушыла. Алар кәеф күтәреп җибәрерлек дәрәҗәдә генә була. Мәсәлән, кефирда этил спирты бар, ләкин кефир эчкән кеше аның барлыгын бөтенләй сизми. Әгәр инде куәтле спиртлы эчемлек кабул итсә, кеше бик тиз исерә.

Кеше организмы бик катлаулы. Күп кенә матдәләрнең аңа тәэсире әле ныклап өйрәнелмәгән. Шуңа карамастан, һәр кешене һава сулаган өчен генә дә наркоманнар исәбенә кертергә мөмкин. Белгечләр моны ничек аңлатырлар сон?

Без 78 процөнт азот тәшкил иткән һава сулыйбыз. Аның тәэсирендә нормаль атмосфера басымында торганда, кешеләр моны тоймый. Азотның парциаль басымын арттырган очракта, наркотик тәэсир нык көчәя. Мәсәлән, водолазларга мондый тойгы күптәннән таныш.

Э хэзер наркотикның нәрсә икәнлеген төгәлрәк ачыклап утик.

"Наркотик" грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә. Наркотикларның төп төркемнәренә аңлатма биреп үтәм.

Опиатлар - мәктән ясалган матдәләр. Аларга морфин, кодеин һәм героин керә. Опиатларга кеше бик тиз күнегә. Беренче тапкыр куллангандагы эффектны алу өчен наркотиклар микъдарын 10 тапкыр арттырырга кирәк була. Наркотикка психик һәм физик бәйлелек барлыкка килә: ул эч авырту, буыннар сызлау, күзләрдән яшь агу, тын кысылу, хәлсезләнү кебек билгеләрдән тора.

Психостимуляторлар - амфетамин нигезендә үзәк нерв системасын стимуллаштыра. Бу төркемгә кокаин, эфидрин, мескани, марихуана, гашиш, киндер сумаласы керә. Әлеге матдәләр хисси активлыкны күтәрә, арыганны, йоклыйсы һәм ашыйсы килү тойгысын бетерә. Аларны даими кулланганда нерв системасы таушала, кеше хәлсезләнә, ул хәтта үз-үзенә кул салырга мөмкин.

Галлюциногеннар - кешенең психикасына тирән үзгәрешләр ясый, галлюцинация булдыра.

Йокы китерүче препаратлар беренче карашка зарарсыз дарулар дип кабул ителә. Ләкин алар да организмны даруларга күнектерә. Бигрәк тә барбитурат кислотасы куркыныч. Аны кабул итеп йоклау организмга ял бирми. Кеше хәлсезләнә, аның башы авырта, косасы килә. Бу халәт яңадан барбитурат кулланырга мәҗбүр итә. Әгәр ул булмаса, кешенең хәле нык авырая һәм анда белая горячка башлануы мөмкин.

Ингалянтлар исә организмга сулыш юллары аша кертелә. Кагыйдә буларак, алар белән яшүсмерләр мавыга. Бу матдәләргә җилем, бензин, ацетон һәм башкалар керә. Алар галлюциногеннар шикелле тәэсир итә. Әлеге матдәләр дә сәламәтлекне какшата, балаларның акылын зәгыйфьләндерә.

, Наркотиклар афәткә илтә. Лэкин кайбер яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип уйлыйлар, тик бик нык ялгышалар.

Наркотик эйфория 1-5 минут кына дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотик өч минутлык рәхәтлек кенә бирә. Ләкин бер айдан соң инде алардан башка яши алмый башлый.

Ни өчен соң әле шуларны белгән хәлдә дә яшьләр наркотикларга тартыла? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән, берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбиядә җибәрелгән ялгышлар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуда өлгермәү, укуга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгу, үз-зеңне расларга омтылу - болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата‑ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны искә алып оештырырга бурычлы.

Наркотикларга бәйлелек нәрсәдә чагыла?

Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар үзләре аны сызлану (ломка) дип атыйлар. Ул организмда наркотик 10-12 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркомания кешене тулысынча психо‑физик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары, кызыксынулары югала, ул тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотиклар табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Наркотикларның зыяны билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә яшүсмерләр аңына төрле уйдырмалар сеңдерә. Бу исә наркоманнар саны артуга булышлык итә.

Беренче уйдырма. Син дә авыз ит - барысы да татып карый. Бу - дөрес түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, югары классларда укучыларның биштән бере генә наркотиклар куллана. Низаглар оештырырга, ялганларга вак-төяк әйберләр урларга яратучы агрессив балалар бик еш төрле уйдырмалар корбаннарына әйләнә.

Икенче уйдырма. Авыз итеп кара - бернинди зыяны да булмаячак. Бу - ялган. Наркотик матдәне бер генә тапкыр кабул иткәннән соң аңа бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Кайберәүләр, беренче тапкыр наркотик куллангач ук, тормыш белән хушлашырга мөмкин.

Өченче уйдырма. Авыз итеп кара - ошамаса, ташларсың. Яшүсмерләр көчле сызлану (ломка) күренеше турында хәбәрдар булсалар да, аны табиблар ярдәмендә яки ихтыяр көче белән дәваларга мөмкин дип уйлыйлар. Бу шулай ук ялгыш фикер. Наркотикларны 1-3 ай кулланмый торучылар да, кайвакыт аны яңадан кабул итә башлыйлар.

Дүртенче уйдырма. "Зарарсыз" наркотиклар да була. Төгәллек кертәбез: наркотикларның барысы да зарарлы. Дөрес, аларның һәммәсе дә физик бәйлелек тудырмый, әмма, барысы да аз гына кулланганда да шәхескә зыянлы тәэсир итә. Хәтта марихуана кебек "җиңел" наркотикларны кулланган очракта да бәйлелек барлыкка килә. АКШ та, мәсәлән, ел саен 100 меңнән артык кеше, наркотикларга бәйлелекне дәваларга омтылып, клиникаларга мөрәҗәгать итә.

Наркоманга наркотик матдәләр сатып алу өчен көн саен 300-500 сум акча кирәк. Яшьләр ул акчаны кайдан табалар соң? Югыйсә аларның күпчелеге беркайда эшләми ич.

Әйе, наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катлаулары өчен чын мәгънәсендә бәлага әйләнде. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрнең табышлары нефть сатудан килгән табышлардан артып китә. Яшүсмерләр даирәсендә аларның теләсә нинди юл белән наркотик куллануны сынап карарга инандырырга тырышкан "киң күңелле абзыйлар" һәрчак табылып тора. Алар моның өчен җайлы вакытны да таба, хисси халәтне дә оста куллана белә. Кайчак яшүсмерләргә башка наркоманнарга иярү өчен: "Бер тапкыр гына булса да, авыз итеп кара. Монардан берәүнең дә үлгәне юк әле", "Син куркакмы, әллә ир кешеме?" - дип әйтү дә җитә. Ә инде наркотиклар өчен акчаны наркоманнар алдашу, урлашу, кеше талау, фахишәлек юлы белән таба.

Татарстанда һәм безнең Төньяк - Көнбатыш төбәктә СПИД белән авыручылар саны арта бара. Әлеге куркыныч авыруны нигездә наркоманнар тарата. СПИДның беренче чиратта эшкәртелмәгән шприцлар аша таралуын галимнәр раслады инде. Шуңа күрә наркоманнардан сак булыгыз, алар сафына басмагыз, тормышның кадерен белегез.

Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлегенең бозылуыннан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул: акыллы-кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.

Ә хәзер сезне наркотикларга ничек "юк" дип әйтү кануннары белән таныштырыр утик.

1 . Наркотик матдә сатып алыр алдыннан яхшылап уйлан: бу сиңа нәрсәгә кирәк?

2 . Әгәр син ул чүпне сатып алган булсаң, аны унитазга ташларга иренмә.

3 . Эченә шикле әйбер салынган берәр кап яки пакетны кемгә дә булса тапшырырга сорасалар - ризалык бирмә.

4. Төрлечә юмалап наркотик матдәләрдән авыз итеп карарга тәкъдим ясасалар - баш тарт.

5. Әгәр авыз иткәннән соң, наркотикны тагын кулланырга теләсәң, шуны онытма: барысы өчен дә түләргә туры киләчәк.

Бүген без барыбызны да борчыган проблемаларның берсе турында сөйләдек. Әйе, наркомания - куркыныч чир. Ул җәмгыятебезнең бөтен тармакларын җимерергә мөмкин. Җәмгыять тотрыклы үссен өчен, нык гаиләләр, сәламәт белгечләр, ышанычлы хөкүмәт, акчага сатылмаучы хокук саклау органнары, кануннарны үтәүче граңданнар кирәк.

Статистика расланганча, Россиядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр артты.

Әйе, без зур тизлекләр гасырында яшибез. Шуңа күрә һәр кеше дә тормышка яраклаша алмый. Кешеләр стресслардан төрлечә кача: берәүләр кызыклы шөгыльләр белән мавыга - һәр мизгелнең кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә - гомерен бушка үткәрә. Балалар, аек булыгыз, берегез дә икенче юлны сайлый күрмәгез. Шуны онытмагыз: сез - гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез генофонны сакларга бурычлы. Милләтнең байлыгы аның сәламәтлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев