Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 апрель - Туган тел көне

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай, аның шигърияте яхшы таныш. Республика җитәкчелегенең Тукай туган көнне "Татарстанда туган...

Республикабызда, шул исәптән җирлегебездә дә бүген берничә милләт вәкилләре гомер кичерә. Алар өчен аралашу чарасы нигездә рус теле булса да, һәр милләткә үз ана телендә сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудырылган. Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт Программасы эшли. 2014-2020 елларга билгеләнгән әлеге Программа кысаларында узган елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру өчен Татарстан казнасыннан 167 млн сум акча бүленеп бирелгән. Гомумән, җиде ел дәвамында Программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд сумнан артыграк финанс чыгымы булыр, дип көтелә.

Район халкының күпчелеген татарлар (90 процент) тәшкил итсә дә, җирлегебездә руслар, марилар, әрмән, әзәрбайҗан һ.б. милләт вәкилләре дә яши. Һәр милләтнең үз теле, үз гореф-гадәтләре. Тоткан диннәребез дә төрле. Әмма, шунысы игътибарга лаек, кемнең кайсы милләттән булуына карамастан, республикабызда төрле конфессия вәкилләре бер-берсен ихтирам итеп, үзара ярдәмләшеп яши. Җирлегебездә татарның милли бәйрәме булган Сабан туе белән беррәттән мариларның Семыгы, рус халкының Масленица кебек бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә. Урысы-татары бергәләп, җырлап-биеп, күңел ача, милли ризыклардан авыз итә. Алай гына да түгел, кемнең нинди милләттән булуына карамастан, халкыбыз төрле чараларны оештыруда матди ярдәм дә күрсәтә. Дини бәйрәмнәргә дә шундый мөнәсәбәт. Дин дигәннән, җирлегебездә бүген 24 мәчет бар. Районыбызның бердәнбер рус авылы - Рус. Шуганда чиркәү, часовня эшли, керәшен татарлары яшәгән Яңа Усыда чиркәү төзелеп килә.

"Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып",

дигән Тукай. Кешелек дөньясында үсеш, эволюцион процесслар аралашу хисабына бара. Төрле халыклар бер-берсенең матур гадәтләрен, тәрбия ысулларын өйрәнә һәм кулланылышка кертә. Милли гореф-гадәтләрме, дини йолалармы - берсе дә начарлыкка өйрәтми. Иң мөһиме - башка конфессияләрнең үрнәк булырдай, өлге итеп алырдай сыйфатларын күрә, бәяли белергә, ихтирам итәргә һәм шул ук вакытта үз йөзеңне югалтмыйча, миллилекне саклап калырга кирәк.

Татарстан - төрле милләтләр һәм конфессияләрнең үзара дус, тату яшәвенә ирешүдә күпьеллык тәҗрибәсе булган регион. Төрле милләт халыкларының дус, тату яшәве, бердәмлеге республикабыз үсешендә дә чагыла. Республиканың тотрыклылыгы, уңышлы эшләве, чәчәк атуы да үзара дуслыкка, бердәмлеккә корылган. Телләребез, диннәребез төрле булса да, максат бер: һәрберебез тотрыклылык булган тыныч илдә яшәргә тели.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев