Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 апрель – радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне

Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче реакторы шартлаганга 26 апрельдә 33 ел тула. Бу радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде. Нәтиҗәдә БДБ илләренең 132 өлкәсе, 17 ил радиактив матдәләр белән пычранды.

Бу шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк иде. Реактор шартлау вакытында 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә Татарстаннан да 3500 ликвидатор катнашты. Безнең районнан Р. Әлмөхәммәтов, В. Бурда, Р. Абеев, Н. Емельянов, М. Исмәгыйлев, А. Латыйпов, Р. Баранголов, Р. Миңнуллин, Т. Хисаметдинов, О. Пинаев, Ф. Төхбәтуллин, Р. Хафизов кебек егетләребез, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, үзләренә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык тоеп башкардылар. Ликвидаторларның хезмәте – чын мәгънәсендә зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсен иде. 
Якташларыбызның батырлыгы югары бәяләнде: 502 татарстанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. Шулар арасыннан В. Бурдага – Батырлык ордены, Н. Емельяновка медаль кайтты. Мәктәп балалары белән очрашуларда кыю йөрәкле ир-егетләребезнең батырлыгы турында сөйлибез. Мәлләтамак, Күбәк мәктәпләрендә, Мөслим гимназиясендә очрашуда булдык. Еллар узган саен сафларыбыз кими бара. Бакыйлыкка күчкән чернобыльчеләрнең каберләрен зиярат кылабыз, чәчәкләр салабыз. 
26 апрель көнне без, елдагыча, хәтер митингысына җыелабыз. Бу көнне без Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган, кешелекне радиоактив чумадан саклап калган якташларыбызны искә алабыз. Чернобыль фаҗигасе башка кабатланмасын! Киләчәгебез якты булсын, дип телибез. 
Мирхафизан Исмәгыйлев, 
Мөслим районы чернобыльчеләр 
советы рәисе.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев