Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 апрель көнне Чернобыль атом электр станциясендә булып узган авариягә 30 ел тулды

Шул уңайдан районыбызда яшәп гомер итүче Чернобыль ветераннары белән төрле чаралар үткәрелде. Иң элек ветераннарыбыз вафат булган 4 хезмәттәшләренең каберләренә зиярат кылдылар, "Туган як" музеенда кунакта булып, музей экспонатлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. "Гүзәл" кафесында узган чәй өстәле артында ветераннарны котларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат...

Шул уңайдан районыбызда яшәп гомер итүче Чернобыль ветераннары белән төрле чаралар үткәрелде.

Иң элек ветераннарыбыз вафат булган 4 хезмәттәшләренең каберләренә зиярат кылдылар, "Туган як" музеенда кунакта булып, музей экспонатлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр.

"Гүзәл" кафесында узган чәй өстәле артында ветераннарны котларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы, район Башкарма комитетының социаль - мәдәни сораулар буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәт улы, район Социаль яклау бүлеге мөдире Бухарин Валерий Анатольевич килгәннәр иде. Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Чернобыльчеләрнең район Советы рәисе Исмагилов Мирхафизан Мирзанур улы да тәбрикләде.

Район мәдәният йортыегет - кызларының җыр - моңнары бәйрәмне тагында нурландырып, баетып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев