Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе ике тәүлектә, ягъни 26-27 июль көннәрендә, алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр фаразлый. Көндезләрен яшен дә көтелә.
26 июльдә республикада көчле җил булуы бар, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +9, +14 градуска кадәр төшсә, көндез +20, +25 градуска кадәр җылыначак. Казанда иртәгә явым-төшем көтелми.
27 июль көнне Татарстанда һәм Казанда алдагы көндәге кебек һава торышы сакланачак. Көндез бераз җылытырга мөмкин, синоптиклар иң югары температура +28 булачак, дип белдерә.
Нет комментариев