Мөслим-информ

25 март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне. Район башлыгы Р. Муллин котлавы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу көнне музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният - кеше тормышында иң әһәмиятле...

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу көнне музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният - кеше тормышында иң әһәмиятле өлкәләрнең берсе. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итүче, һәр милләтне кабатланмас итүче, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора.

Узган ел районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә зур казанышларга иреште, мәдәният учакларыбыз күркәм чаралар, заманча зур масштаблы фестивальләр мәйданына әйләнде. Үзешчән коллективларыбыз да, осталыклары белән район халкының мәхәббәтен яулап, районыбызның мәдәни потенциалын үстерүгә үз өлешләрен керттеләр.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Фидакарь хезмәтегез, иҗади эзләнүегез, киләчәктә дә районыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куюыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Республика күләмендә Мөслимебезне танытып, районыбызның данын арттыручы уңышларыбыз - сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе. Киләчәктә дә эшчәнлегегездә яңалыкларны, бай рухи мирасны өлге итеп алып, халыкка игелекле хезмәт күрсәтүегезне дәвам итәрсез, дип ышанабыз.

Барлык мәдәният хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, иҗади планнарының тормышка ашуын, халкыбызның рухи кыйммәтен саклау һәм үстерү эшендә уңышлар телим.

Рамил Муллин, район башлыгы, район Советы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: