Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 елга беренче тапкыр салынган бакча соңгысы булмасын иде

Татарстанда республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүне күздә тоткан Президент программалары тормышка ашырыла. "Балалар бакчалары төзү" программасына нигезләнеп, узган атнада Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы кулланылуга тапшырылды. Бу программаны тулысынча тормышка ашыру балалар бакчаларына булган чиратларга да чик куяр, дигән өмет бар.

Татарстан буенча соңгы биш елда республика бюджеты хисабына һәм ремонттан соң, 200 дән артык мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре ачылды, шуларның 118е - яңа төзелгән балалар бакчалары.

Авыл җирлекләрендә, район үзәгендә балалар бакчалары булу - әти-әниләр өчен зур бәхет. Элек өйдә балалар бер-берсен карап, яки әби-бабай тәрбиясендә үссәләр, хәзер заманалар үзгәрде. Беренчедән, гаиләдә бер яки ике генә бала, икенчедән, әби-бабай үзе дә әле эш яшендә булганлыктан, оныкларны карау мөмкинлеге юк.

Районда бүгенге көндә 29 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе эшли, шуларның дүртесе - район үзәгендә. Аларда барлыгы 1024 бала тәрбияләнә. Вакытлар үтү белән биналар искерә, туза, заман таләпләренә җавап бирми башлый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 елда старт алган "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт" программасына нигезләнеп башкарылган ремонт эшләре вакытында күп кенә балалар бакчалары мәктәп бинасы белән бер түбә астына алындылар. Бу максатларга республика бюджетыннан күп күләмдә акчалар сарыф ителсә дә, башкарган эш үзен аклый. Беренчедән, хәзерге кыйммәтчелек заманында экономия ягыннан файдалы. Икенчедән, мәгариф идарәсенә караган оешмалар булу сәбәпле, бер җитәкче дә җитә. Белгечләрнең әйтүенә краганда, 2016 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен төгәлләп, бөтен көчне һәм акчаны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларына юнәлтәчәк.

2014 елның көзендә район үзәгендә яңа балалар бакчасына нигез салынды. Төзелеш эшләре кызу темплар белән алып барыла. 140 урынга исәпләнгән "Күбәләк" балалар бакчасы яңа уку елына тапшырылачак. Федераль бюджеттан бакча төзелешенә 86 млн сум акча бүлеп бирелгән. Район үзәгендә 0 яшьтән 7 яшькә кадәр315 бала бар. Бина кулланылышка тапшырылганда, чират мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк. 2 яше тулган һәр балага биредә урын булачак.

25 елга беренче тапкыр салынган бакча соңгысы булмасын иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән төзелешләр киләчәктә дә дәвамлы булсын, район үзәгендә һәм авылларда кимендә биш ел саен бер бина төзелеп, сабыйларны сөендерсен иде, дигән теләктә калабыз.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X