Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

24 май - кадровиклар көне. Үз эшенең остасы Рәсимә Шәйхразиева белән танышыгыз

Өч дистә ел гомерен мәгариф өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган Рәсимә Шәйхразиеваны белмәгән кеше юктыр. Үз эшенең чын остасы, район педагогларының һөнәри эшчәнлеген нәтиҗәле итүгә бөтен көчен, белемен, сәләтен куйган киң эрудицияле, хезмәт сөючән белгечне мәгариф хезмәткәрләре чын күңелдән хөрмәт итәләр. Мәгариф оешмаларын компетентлы кадрлар белән тәэмин итү, алар турында тулы...

Өч дистә ел гомерен мәгариф өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган Рәсимә Шәйхразиеваны белмәгән кеше юктыр. Үз эшенең чын остасы, район педагогларының һөнәри эшчәнлеген нәтиҗәле итүгә бөтен көчен, белемен, сәләтен куйган киң эрудицияле, хезмәт сөючән белгечне мәгариф хезмәткәрләре чын күңелдән хөрмәт итәләр. Мәгариф оешмаларын компетентлы кадрлар белән тәэмин итү, алар турында тулы мәгълүмат булдыру, кадрлар буенча документларның төгәл алып барылуына ирешү, район оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек булдыру - санный китсәң, тавык та чүпләп бетермәслек күпме төр эш аның бер үзенә йөкләнгән. Шуның өстенә һәр көнне килгән гражданнарның мөрәҗәгатен үз вакытында канәгатьләндерү, тиешле документларны тиз һәм төгәл итеп эшләп бирү, һәрберсе белән итагатьле итеп, сабыр гына аралашу Рәсимә Мөҗәһитовнадан зур түземлек таләп итә. Үзе дә югары педагогик белемгә ия булган белгеч, бүгенге көндә мәгариф оешмаларында хезмәт куючы 553 укытучы һәм җитәкче, 106 тәрбияченең һәммәсен дә биш бармагы кебек белә, лаеклы ялдагы педагогларның да кайсы гына турында сорасаң да, тулы мәгълүмат бирә ала. Ул, эштә принципиальлек күрсәтеп, мәгариф оешмаларының агымдагы һәм перспективада кадрлар белән тәэмин ителешен, хезмәт базарындагы ситуацияне төптән өйрәнеп, педагогик уку йортлары һәм мәшгульлек хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Аның тырышлыгы белән, 56 кешелек җитәкче кадрлар резервы булдырылды, аларның белемен күтәрү оештырылды. Рәсимә "Безнең яңа укытучы" республика гранты, җирлегебезгә кадрлар әзерләү буенча максатчан Программа нигезендә мәгариф оешмаларына яшь, талантлы кадрларны җәлеп итү, әзерләү буенча зур җаваплылык тоеп эшли. Мәгариф оешмаларына документлар белән эшләү буенча даими методик ярдәм күрсәтә. Прокуратура, пенсия һәм архив оешмалары хезмәткәрләре катнашында киңәшмәләр, семинарлар үткәрә. Кадрлар сәясәте буенча булган хөкүмәт карарларын, боерыкларын, хатларын мәгариф оешмаларына үз вакытында җиткереп бара. Кадрларны эшкә кабул итү, эштән азат итү, бер оешмадан икенчесенә күчерү буенча документларның, хезмәт кенәгәләрендәге язмаларның төгәл һәм үз вакытында башкарылуына, сакланышына зур игътибар бирә. Рәсимә Шәйхразиеваның хәрби комиссариатка запастагы гражданнар турында мәгълүматларны төгәл һәм вакытында тапшырып барганы өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнүе дә юкка түгел. Үзеңнең һөнәреңнең кешеләргә кирәклеген тоеп яшәү - зур бәхеттер ул. Бөтен бер өлкәнең көйле һәм нәтиҗәле эшләве Рәсимә Мөҗәһитовнаның үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаруына бәйле. Эшләгән дәверендә тырыш хезмәте югары бәяләнеп, район башлыгының, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән минстрлыкларының Мактау грамоталарына лаек булды. Гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазыйфаларын үтәргә тиеш. Рәсимә бар яклап та килгән хатын-кыз: өендә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, аш-су бүлмәсендә һәрвакыт сыйлы табыны сыгылып тора. Тәрәз төпләрендә матур, шау чәчәктә утырган гөлләре, бакчасында хәтфә үләннәргә үрелеп үскән аллы-гөлле чәчәкләре сокландыра. Авылның һәр кешесе игътибар үзәгендә. Яхшы гаиләдән тәрбияле бала чыкса: "Алма агачыннан ерак төшми", диләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит абый белән Хәлимә апаның балалары хакында гел яхшы сүзләр генә йөри халыкта. Рәсимә дә тормыш иптәше Шәйхенур белән акыллы, уңган ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, аларга югары белем алуда булыштылар. Башкалабыз Казанда яшәүче балалары, атна ялында да, бәйрәмнәрдә дә гел кайтып, әти-әниләренең хәлен белешеп, булышып кына торалар. Бүгенге көндә гаиләсендә үрнәк әни, ышанычлы тормыш иптәше, оныкларына яраткан әби, инде олыгайган әнисенең төп таянычы һәм чын мәгнәсендә бәхетле хатын-кыз ул Рәсимә. Киләчәктә дә Ходай шушы бәхетеннән аермасын! Ләйлә Харисова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X